Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялкау хатын бала таба

Бу декрет ялларының өчәр ел булуы һәм туган һәр бала саен акча түләүләре кайбер хатын-кызларга эшләмәскә мөмкинлекләр тудырды.

Менә минем ике туган апа уйлап та тормыйча бала таба хәзер.

Кияүгә чыкты – бала тапты. Барысы өчен дә ул беренче онык иде һәм ике як әти-әниләре дә бик каты булыштылар. Декретта утыру аңа ошап китте, чөнки шәһәрнең икенче башына эшкә барасы юк, акча түләп торалар, оныкларын карарга булышалар.


Һәм ул, эшкә чыгар вакыты җиткәндә, тагын балага узды. Кабат малай. Кабат дәүләттән акча һәм әти-әниләре ярдәм итә. Зурысын бакчага бирде, кечкенәсе белән өйдә утыра. Балалар белән рәтләп шөгыльләнми дә: бакчага олысын ире илтә, алып кайта, кечесен еш кына каенаналарында калдырып йоклый яки дус кызлары белән очраша. Ике улыбыз бар, кыз кирәк, дип сөйләнде һәм тапты да. Шулай итеп, күп балалы ана булып куйды. Льготалы ипотека алдылар, дәүләттән хезмәт хакы кадәрле пособиеләр, плюс, күпбалалы гаилә буларак, җирле әз-мәз ниндидер түләүләр килеп тора. Эшкә чыгасы килми.


Инде башка тапмас, дип уйлаган иделәр, кызларына ике яшь булганда кабат йөккә узды. Аңа кабат әти-әнисе һәм каенанасы белән каенатасы булыша. Бу юлы да кыз туды. Теге өч бала күпчелек үз-үзләрен карый. Бер генә баласына да күкрәк сөте имезмәде, чөнки кичләрен сыра, роллы һәм пицца белән сыйланып ял итәргә ярата. Балалар белән бакчада шөгыльләнергә тиешләр дип саный, аларга китаплар да укымый, уйнамый да. Ә тегеләре нишләсен, фатир буйлап акырышып йөгереп йөри. Мәктәптәгеләре, шулай ук, начар укый, аларыннан да даими зарланып торалар.


Һәм, менә, балаларына 11, 8, 5, һәм 3 яшь вакытта ул тагын корсаклы. Малай көтә. Барлык балалары өчен алачак акчаларын саный. Ике яклап та әти-әниләре аларга ярдәм итеп, балалар карап инде арыды, пенсиядә тыныч кына яшиселәре килә.
Минем үземнең бер бала һәм аны тәрбияләүгә бик җаваплы карыйм, буш вакыт булган саен аның белән шөгыльләнәм. Апаны аңламыйм һәм наданлыгы, комсызлыгы, ялкаулыгы өчен күралмыйм. Аның шундый булуы аркасында бер гаепсез балалар тиешле тәрбия ала алмый үсә.


Хөрмәтле райондашлар, сез ничек карыйсыз шулай дәүләт биргәнгә ышанып күпләп бала табучыларга?

Сәлам белән, саулык теләп, Раушания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев