Ял көннәренә Татарстанда -20 градуска кадәр «җылыначак»
Якын көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак, әмма ял көннәрендә ул «йомшарачак».
Бүген көндез -25...-30 градус көтелә. Явым-төшемнәрсез, җил һәм бозлавык фаразлана.
Иртәгә, 11 гыйнварда, төнге һәм иртәнге температура -29...-34 градустан түбәнрәк булачак, урыны белән -38, көндез -17 дән -22гә кадәр, көнчыгышта -25кә кадәр суык фаразлана.
12 гыйнварда төнлә -19 градустан -24 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -28, көндез -10...-15 градус, көнчыгышта термометр баганалары -19 градуска кадәр күрсәтәчәк. 13 һәм 14 гыйнварда төнлә -15 градустан -20 градуска кадәр, көндез -10 градустан -15 градуска кадәр фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев