Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң тәмле сыр Яшел Үзәндә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау системасын комплекслы үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысасында йомшак сырларга кулланучылар дегустациясе үткәрелде. Йомшак сыр сөт ашамлыклары төркеменә керә. Аның составына сыр, май, эремчек һәм коры сөт, йомшартучы компонентлар һәм тәмләткечләр керергә мөмкин. Боларның барысы да бергә кушыла һәм эретелә....

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау системасын комплекслы үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысасында йомшак сырларга кулланучылар дегустациясе үткәрелде.

Йомшак сыр сөт ашамлыклары төркеменә керә. Аның составына сыр, май, эремчек һәм коры сөт, йомшартучы компонентлар һәм тәмләткечләр керергә мөмкин. Боларның барысы да бергә кушыла һәм эретелә.

Тарихына килгәндә, аны очраклы рәвештә Швейцариядә уйлап тапканнар. Сыр ясаучылар сыр бик күбәеп киткәч, нишләргә белмәгәч, аны эретеп караганнар.

Әмма мондый сырга патент соңрак бирелә. Иң беренчеләрдән бөтен дөньяга танылган "Крафт Фудс" компаниясенә нигез салучы Джеймс Крафт була.

Бу ашамлыкны кулланучылар бик тиз үз итә һәм күп предприятиеләр җитештерә башлый. Советлар Союзы чорыннан безгә "Дружба","Омичка", "Янтарь", "Орбита" кебек йомшак сырлар таныш. Россия базарында да мондый сыр үз урынын алып тора.

Дегустациягә, санэпидстанция һәм ТНВ каналы хезмәткәрләре катнашында 15 төрдәге, ягъни 15 предприятие җитештергән сыр куелган.

-Шуны билгеләргә кирәк, кирәкле күләмдәге сырны комиссия әгъзаларына озак сайларга туры килде, - дип сөйли әлеге дегустациядә катнашкан Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар базары үсеше бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. - Кибет киштәләре сырлардан тулып торган кебек булса да, аларның күбесе йомшак сыр түгел, ә сыр ашамлыгы гына икән һәм алар арасында аермалык зур! Әмма тышкы күренешләре белән аларны чын сырлардан аерып булмый. Шуңа күрә вак шрифтлар белән язылган сыр тышларын озак итеп укырга туры килә. Бу дегустация йомшак сыр үрнәкләренең сыйфатына һәм иминлегенә бәя бирү өчен эшләнде.

Комиссиядә сөт ашамлыклары җитештерү өлкәсе белгечләре, тикшерү-контроль органнары хезмәткәрләре катнашкан. Сыр үрнәкләренең барысына да башта санэпидстанция лабораториясендә экспертиза ясалган.

Лаборатор тикшеренүләрдән күренгәнчә, 15 үрнәкнең өчесе фальсификацияләнгән ашамлык булып чыккан Аларны сыр дип атап булмый, чөнки составларында этикеткада аталмаган консервантлар табылган. Кайберләрендә кулланучы өчен тулы мәгълүмат булмаган. Аеруча Түбән Новгородта җитештерелгән "Янтарь Главсыр 60%", Мәскәү өлкәсенең "Янтарь Ростагроэкспорт 60%", Калининград өлкәсенең "Дружба Витако 50%", Краснодар краеның "Веселый молочник" сырларының исемнәре җисемнәренә туры килмәгән.

Язманың тулы вариантын газетабызның җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X