Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң шәбе бездә узды

Безнең мәктәптә «Сөмбелә» бәйрәме быел тагын да күңеллерәк - гаилә бәйрәме буларак оештырылды. Һәрбер сыйныф үзенә аерым табын әзерләде. Шул мул табыннар артында һәрбер укучы үзенең әти-әнисе белән утырды. Укучылар барлык фантазиясен эшкә җиккәннәр иде. Әйе, бездә укучылар бик тә сәләтле шул! Көзге муллыктан нинди генә натюрморт ясамаганнар. Бәйрәмне башлангычлар...

Безнең мәктәптә «Сөмбелә» бәйрәме быел тагын да күңеллерәк - гаилә бәйрәме буларак оештырылды. Һәрбер сыйныф үзенә аерым табын әзерләде.

Шул мул табыннар артында һәрбер укучы үзенең әти-әнисе белән утырды. Укучылар барлык фантазиясен эшкә җиккәннәр иде. Әйе, бездә укучылар бик тә сәләтле шул! Көзге муллыктан нинди генә натюрморт ясамаганнар. Бәйрәмне башлангычлар башлап җибәрде. Сәхнәгә беренче кат аяк басучы Миннәхмәтова Зәринә, Нигъмәтуллин Динар, Абдрахманов Ильмир, Низамиева Ландыш башкаруында вальсны, җырчы кызларыбыз Саттарова Илзидә, Борһанова Гүзәлиянең чыгышын, нәфис сүз остасы Нигъмәтҗәнов Ринасны, «Тукмар белән Чукмар» әкиятен чын артистларча уйнаучы Сәмитов Тимурны, Нәбиуллин Раил, Саттарова Илзидәне билгеләп үтмичә мөмкин түгел.
Ә бәйрәмнең икенче бәйге өлешен V-XI сыйныф укучылары дәвам итте. Бәйге «Сөмбелә-2011»не билгеләүдән башланды. Һәрбер Сөмбелә чаялыгын, булганлыгын, җыр-биюгә осталыгын күрсәтергә тырышты. Бу бәйгедә Сабитова Гөлия һәм Садыйкова Алинә җиңеп чыкты.
«Мәктәп Сөмбеләсе» исеменә XI сыйныф укучысы Садыйкова Алинә лаек булды. Сөмбеләләр чыгышыннан соң, җырчыларыбыз «Иң моңлы җырчы» номинациясендә ярышты. Оста җырчылар янында, билгеле, оста биючеләр дә була. Бигрәктә жюри күңеленә V сыйныфның «Непоседа» һәм VIII сыйныфның «Йолдыз» төркемнәре башкаруындагы биюләр хуш килде. Ә Тимершина Гөлиянең чын испанча биюе барыбызны да таң калдырды. Ә инде сәхнәләштерелгән күренеш буенча VII һәм IX сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. VII сыйныф укучысы Җаббарова Гүзәл, IX сыйныф укучылары Насыйбуллин Фәнзил һәм Мозаффаров Айнур уйнавы барысына ошады.
Әти-әниләрнең дә бездән каллышасы килмәде. Аеруча моңлы итеп җырлаучы Мозаффарова Гөлнара апа, акапелла җырлаучы Зиннурова Рәсимә апа,чын артистларча моңлы тавышы белән җыр сузучы Ихсанова Энҗе апа, Зәйнуллина Гөлнара апа, Вәлитова Фидания апаларны атап узасым килә. Ә инде сәхнәдә күбәләк кебек очып кына йөрүче,үзенең татар халык биюе белән таң калдыручы Сәгъдиева Гөлназ апаны аерып күрсәтми һич мөмкин түгел.
Җиһаншина Индира,
Акъегет мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X