Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң иске йортлар – Әйшәдә

Районда торак йорт күп, әмма иң искеләре - Әйшәдә. Биредә 36 күпфатирлы торак йорт бар, шуларның 25е - ике катлы, 11е - өч катлы. Әйшәдә торак йортларга хезмәт күрсәтүче «МКД Сервис» җәмгыяте 2013 елның 4 декабрендә төзелгән. Чагыштырмача аз вакыт узган, шуңа күрә эшләгән эшләрен күп дип әйтеп булмый. Әйшәнең...

Районда торак йорт күп, әмма иң искеләре - Әйшәдә. Биредә 36 күпфатирлы торак йорт бар, шуларның 25е - ике катлы, 11е - өч катлы.
Әйшәдә торак йортларга хезмәт күрсәтүче «МКД Сервис» җәмгыяте 2013 елның 4 декабрендә төзелгән. Чагыштырмача аз вакыт узган, шуңа күрә эшләгән эшләрен күп дип әйтеп булмый. Әйшәнең торак фонды - районда иң проблемалы участокларның берсе. Яз көне кар эрегәндә, җәй-көз көннәрендә ишелеп-ишелеп яңгыр яуганда һәр йортның түбәсеннән су үтә дип әйтерлек, шуңа күрә ремонт эшен һәрвакыт күз уңында тотарга тырышалар.
2008 елда «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында»гы программага ярашлы рәвештә, 3 торак йортка, аерым алганда, Яшьләр, Якты урамнарындагы йортларга капиталь ремонт ясалган. 2009 елда Якты урамында урнашкан тагын 4 йортны ремонтлап чыгарга насыйп булган. Халыктан кергән заявкаларның һәм йортның гомуми торышын исәпкә алып, район башлыгы ярдәме белән былтыр бюджет акчасына Яшьләр һәм Якты урамнарындагы 3 йортның түбәсен ябуга ирешкәннәр.
- Агымдагы елда 6 торак йорт капиталь ремонт планына кертелде, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә «МКД Сервис» җәмгыя­те директоры Виталий Задворный. - Исемлектә Светлая, Яшьләр, Пионер урамнарындагы йортлар бар һәм аларга барысы 12 миллион сумлык ремонт ясалырга тиеш.
Искергән йортларга ремонт кирәк кирәген, тик торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә вакытында акча түләү хәерле. Кулланган хезмәтләр һәм йортны карап-төзәтеп торган өчен халык начар түли. Хезмәтләр өчен бурычы күп җыелган гаиләне, яшәгән фатирыннан куып чыгарып, кечерәк торакка күчерү турында карар да кабул ителгән.
Халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан, эшнең төрле формаларын кулланып карыйлар. Берничә ел элек кайбер йортларда, индивидуаль котел куеп, йортларны җылыту проблемасын хәл иткән иделәр. Балалар бакчасы һәм мәктәп тә шундый ук ысул белән җылыга тиенде. Чиратта - район мәдә­ният йорты. Аны ремонтлау - якын киләчәктә башкарыласы эшләр рәтендә.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев