Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрбиләрнең дәрәҗәсе арта

Тиздән Ватанны саклаучылар көне, искечә әйтсәк, Совет армиясе көне җитә. Үз-үзен хөрмәт иткән һәм анда яшәүче халыкның тынычлыгын тәэмин итәрлек илдә кораллы көчләр нык булырга тиеш.

Тарихка күз салсак (1980-2000 еллар), бу эш киресенчә булганын күрәбез. Армия тулысынча таркалды, «дедовщина», коррупция, «беспредел» чәчәк атты. Ә бу хәл власть башында торган хуҗалалар белән бәйле, билгеле. Мондый армия белән Ватанны саклап булмыйсы һәркемгә ачык иде. Бәхеткә, ил башына аек акыллы, спортсмен, хәрби кеше Владимир Путин килде. Ул гына да түгел, оборона министры итеп, Сердюковтан соң Шойгу билгеләнгәч, хәлләр кискен рәвештә үзгәрә башлады.
Хәзерге вакытта кораллы көчләрдә төп каршы тору факторы булып, «Силы ядерного сдерживания, дигән көчләр тора. Моңа нәрсәләр керә соң? Коры-җир космик кораллы көчләре, диңгезләрдә атом ракеталары белән заманча төзелгән атом су асты көймәләре, һавада шулай ук ракеталар йөртүче ТУ-160 «Белый лебедь» һәм ТУ-95 дип атала торган, ерак араларга очучы бомбардировщиклар хасил итә. Хәзерге вакытта менә бу көчләр даими сугышчан хәзерлектә тотыла, хәрби тревога белән күтәрелеп, аларның хәрби әзерлеге тикшерелә. Бүгенге көндә стратегик әзерлекне сәгатьләр түгел, ә минутлар, секундлар хәл итә, чөнки американнар (җир шарының төп бутаучылары) үзләренең хәрби базаларын безнең чикләргә терәп үк куйдылар. Шуңа күрә дә секундлар, минутлар хәл итә хәзер.
Хәрби хезмәткә югары белемле егетләрне, яисә «контрактникларны» алырга тырышалар. Чөнки яңа техниканы бер ел эчендә үзләштереп бетерү мөмкин түгел. Шулай да хәрби комиссарлар әйтүенчә, хәзер хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр бармак белән генә санарлык икән. Бу күрсәткеч үзе үк хәрбиләрнең дәрәҗәсе үсүен күрсәтеп тора.
Яшел Үзәндә кече ракета кораблары төзелүен һәркайсыбыз беләдер. Шушы корабларда күп кенә Татарстан, Яшел Үзән егетләре хезмәт итә дә инде. Мәскәүдәге президент полкында да безнекеләр бар. Сириядәге ИГИЛ дигән банда ояларын туздыруда да безнең кораблар катнашты. Бөтен дөньядан җыелган фашистлар-террористлар бик куркыныч нәрсә. Аларда җәза да бертөрле генә - үтерү. Алар бездән ерак дип уйлаучылар ялгыша. Ерак аралар юк ул, бүген Сириядә, иртәгә - Урта Азиядә. Бөтен матбугат чаралары юкка гына чаң сукмый инде. Безнең президент акыллы кеше, юкка гына аларның ояларын туздырырга тотынмагандыр. Менә шуларны истә тотып эшләнә дә инде хәрби көчләрне тиешле әзерлекле дәрәҗәдә тоту.
Кызганыч, дөньядагы бөтен тәртипне, җыеп әйткәндә бөтен «бардакны» ясап торучы, бөтен илгә тык­шынучы, шул исәптән ИГИЛны да тудыручы - Америка бар. Украинадагы хәлләр өчен дә ул гаепле. Чираттагысы - без. Ул инде Россиянең Себер ягын да үзенеке дип исәпли. Себерне 7 штатка бүлеп, аңа исем дә бирелгән икән - Себер Кушма штатлары.
Барлык ир-егетләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котларга гына кала. Ил-көннәребез тыныч булсын!
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X