Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр милләткә йөз белән борылсыннар иде

Яшел Үзәндә республика бәйгесенең муниципаль этабы узды

Яшел Үзән шәһәренең 7нче мәктәбендә рес­публика күләмендә үткәрелә торган әти-әниләр берләшмәләренең «Дус­танә яшәүче сыйныфның серләре» («Секреты дружного класса») исеме астындагы конкурсның муниципаль этабы булып узды.

Районыбызның һәм шә­һәребезнең 8 мәктәбе шушы бәйгедә көч сынашты. Командалар сос­тавында әти-әниләр, ба­­лалар, сыйныф җитәкчеләре иде. Гәрчә, әзерләнер өчен вакыт бик кыс­ка булса да, һәр мәктәп бик тырышып, зур көч куеп, үзен лаеклы тәкъдим итте.

 

 Бәйгенең муниципаль этабы өч өлештән торды: визит карточкасы, күргәзмә һәм дә музыкаль өлеше. Балаларның, әти- әниләрнең, укытучыларның чыгышын карап сокланмый мөмкин түгел иде. Матур-матур җырлар, биюләр, мини-спектакльләр, спорт номерлары, нәфис сүз бер-берсенә үрелеп барды. Вакытның ничек тиз узганын сизми дә калдык. Минем күңелемә кереп калган чыгыш 17нче мәктәп укытучысы Гөлфия Гизиеваның безгә – тамашачыларга бүләк иткән шигъри юллары булды. Әллә каян, күз сирпеп каравы белән үк, аның укытучы икәнлеге кычкырып тора. Мөгаллим генә шулай мөлаем, җылы итеп укучысына карый ала, бәгырьләргә үтәрлек итеп, күздән яшьләр килерлек итеп сүзен әйтә белә торгандыр ул.

 
Бәйге бик матур үтте, барлык катнашучылар да мактауга лаек. Ләкин минем күңелемдә барыбер ниндидер юып төшерә алмаслык бер юшкын калды. Ни өчен, диеп сорар бәлкем кайберләрегез. Ул да булса, ничә кешелек жюри составында бер генә татар телендә сөйләшә, аралаша, аңлаша алучы кешенең булмавы.

 

 Мин турыдан-туры жюри әгъзасына, биредә утыручыларның берсе генә булса да татарча аңлыймы, беләме диеп сорагач, «а какая разница?», дигән сорауны җавап урынына ишеткәч, гел аптырап калдым.

 

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы диеп игьлан ителде. Ә шушы республика күләмендә үткән зур бәйгенең жюри составында бер генә татар телен камил белүче кешенең дә булмавын мин аңламыйм.... Димәк, милли компонент отчетлар биргәндә генә, өстәгеләр сораганда гына барлыкка килә безнең, бу бик аяныч... 

Әйтәсе килгән тагын бер фикерем бар, оештыргач, нигә жюрига профессиональ режиссерлар, хореографлар, вокал җитәкчеләрен чакырмас­ка икән? Безнең шәһәребездә бит профессиональ дәрәҗәдә эшләүче музыкаль театрыбыз бар, бөтен Татарстан, Россия, чит ил бәйгеләрендә дәрәҗәле урыннар алып эшләүче Горький исемендәге мәдәни үзәге бар, димәк, жюри составын профессиональ белгечләр арасыннан сайлар өчен дә кытлык юк. Киләчәктә бәйге оештыручылар, бөтен килгән-килмәгән якларны күздә тотып, барлык милләтләргә дә йөз белән борылырлар дигән ышанычта каласы килә. Өметсез-шайтан гына, ди бит...

 
2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы диеп игълан ителде. Барлык укытучыларга да нык сәләмәтлек, чиксез бәхет, куанычлар, гаилә иминлеге, авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, акыллы, тәрбияле, иманлы, инсафлы укучылары, ул балаларның рәхмәтле, ихтирамлы әти-әниләре булуын, телисем килә! Укытучы, бала, әти-әни бер теләктә, бер максатта булганда, барысы яхшы булачак, Аллаһ теләсә!

Йолдыз Шәмгунова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев