Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Уразова белән күңелсез хәл килеп чыккан

Гүзәл Уразованың тавышы беткән

Гүзәл Уразова авырып киткән, аның тавышы карлыккан. Шул сәбәпле, Татарстанның Апас районындагы концертларын күчерергә туры килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
 

«Кадерле дуслар! Яңа гына Алабугада концертыбыз тәмамланды. Нәрсә әйтим?.. Иртәгә Апаста буласы концертыбызны күчерергә мәҗбүрмен, чөнки мондый тавыш белән җырлап булмый. Өч сәгать буена матур тавыш белән җырлап тору мөмкин булмаячак. Зинһар, аңлавыгызны сорыйм, чөнки мин тере тавышка  җырлыйм. Минем өчен бу – бик мөһим. Иртәгә күрешер идек, ләкин, авыру аркасында, концертларны май аена күчерәбез», – дип сөйли ул.
 

«Калган барлык концертлар график буенча булачак», – дип тә хәбәр итә Гүзәл Уразова.
 

Тамашачылар җырчыга тизрәк савыгуын теләгән.
 

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев