Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гәр зиратында күмәргә урын беткән

Шәһәр зиратларының икесендә дә урын беткән диярлек. Вафат булганнарны күмәргә урын булмау аркасында, Гәр зираты бөтенләй ябылган. Дөрес, ябылган дип саналса да, зиратларның икесен дә, карап, ауган агачлардан, чүп-чардан даими чистартып торалар. Бу эш белән нигездә "Городское зеленое хозяйство" муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. -Шәһәр һәм Гәр зиратын төзек, чиста тотуга...

Шәһәр зиратларының икесендә дә урын беткән диярлек. Вафат булганнарны күмәргә урын булмау аркасында, Гәр зираты бөтенләй ябылган.

Дөрес, ябылган дип саналса да, зиратларның икесен дә, карап, ауган агачлардан, чүп-чардан даими чистартып торалар. Бу эш белән нигездә "Городское зеленое хозяйство" муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә.

-Шәһәр һәм Гәр зиратын төзек, чиста тотуга зур иѓътибар бирергә тырышабыз, - дип сөйли "Городское зеленое хозяйство" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Нуруллин. - Корыган һәм кипкән агачларны кисүдән тыш, мәетләрне күмәргә 500дән артык урын әзерләдек. Былтыр апрельдән ноябрьгә кадәр зиратлардан 550 тонна чүп-чар җыеп түккән идек. Быел да бу эш белән шөгыльләнәбез. Өстәвенә, туганнарын зиярат кылганнарга кирәк булса дип, машина белән су да китерттек. Килгән-киткән кешеләргә җайлы булсын өчен, машиналарын куеп тору мәйданнарын төзекләндердек. Кыш көне дә эш җитәрлек зиратта: килү юлларын да, казылачак кабер тирәсен дә чистартып торырга туры килә.

9 Май - Җиңү көне, 1 Май бәйрәме, русларның Пасха, Троица кебек бәйрәмнәре вакытында зиратта, кагыйдә буларак, гадәттә кеше күп була. Каберләр тирәсен туганнары чистарта, ә җыелган чүпне түгү өчен, "Городское зеленое хозяйство" предприятиесе 3000 данә махсус пакет әзерләп куйган һәм аны зиратка кергән урында таратачаклар. Зиратта учак ягу тыелган.

Ә сездә зираларны карап торалармы? Бу эш белән сезнең авылда кем шөгыльләнә? Бу сорауларны без газета укучыларыбызга бирдек.

Әлифел Таразованың язмасын газетабызның иртәгә дөнья күрәчәк 29нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X