Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлсем апа, тәмле бәлешләреңне пешерергә әзерлән, оныгың кайта

Газетабызга язылучылар арасында призлар уйнатканны әле онытмагансыздыр. Ниһаять, хуҗаларын көтеп, зарыгып утырган соңгы ике капчык бүләкнең берсе бүген Рус Әҗәле авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Гөлсем апага юл алды.

10 килограмм онны аның оныгы Светлана кереп алды. Дәү әнисен сөендерсен әле! Тәмле-тәмле камыр ризыклары пешереп ашарга насыйп булсын.

Ә соңгы бүләк - 10 кг шикәр комы моңсу гына һаман килеп алуларын көтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев