Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Герой Яшел Үзәнгә кайтты (+фотолар)

Бүген Яшел Үзәннең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында башын салган Тимофей Мещеряков калдыкларын җиргә иңдерү буенча тантаналы чара узды. Татарстанның Спасс районының "Болгар" дип исемләнгән эзләнү отряды 24 апрельдә Ельня янында барган каты сугышлар барган урында бер солдатның медальонын , калдыкларын табып ала. Медальон булгач, яугирнең туганнарын табу да артык...

Бүген Яшел Үзәннең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында башын салган Тимофей Мещеряков калдыкларын җиргә иңдерү буенча тантаналы чара узды.

Татарстанның Спасс районының "Болгар" дип исемләнгән эзләнү отряды 24 апрельдә Ельня янында барган каты сугышлар барган урында бер солдатның медальонын , калдыкларын табып ала. Медальон булгач, яугирнең туганнарын табу да артык авырлык тудырмаган. Волонтер Рәхимулла Гарифуллин Т.Мещеряковның оныгын тапкан. Любовь Парфенова бабасын табучы эзтабарларга, фронтовикны туган шәһәренә алып кайтуда булышкан барлык кешеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Шунда ук Тимофей Мещеряков истәлегенә мәктәп укучыларының хәрби парады булды.

Соңгы солдат мәете җиргә иңдерелмичә торып, сугыш тәмамланмый , дигән әйтем бар. "Мондый чаралар белән без менә шул көнне якынайтабыз",- диде шәһәрнең хәрби комиссары Рәмил Батыршин.

Гүзәл Минһаҗева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X