Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында төбәк территориясендә массакүләм зарарлану коралы кулланылган очракта, Татарстанның алты шәһәрен эвакуацияләү планнары турында хәбәр иттеләр

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Суржко Дәүләт Советы комитеты утырышында депутатлар сорауларына җавап биргәндә әйтте.

Башка куркыныч янаганда, аның сүзләренчә, Татарстан халкын подваллар һәм метрополитенда урнаштырырга тиешләр.

Депутатлар кайбер йортларда инде "подвал ачкычы күрше йортта" дигән белдерүләр барлыкка килүенә игътибар иткән. Суржко билгеләп үткәнчә, бу массакүләм зарарлану коралын кулланганда хәрби вакытка кагыла.

Әгәр дә күпләп зарарлану булмаса, халыкны яшерү өчен яраклашкан теләсә кайсы бина - подваллар, җир асты парковкалары, метрополитен файдаланылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев