Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәл: коткаручылар боз астына киткән автодан кешеләрне коткара

Яшел Үзәндә боз кичүендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм табиблары һәм башка махсус хезмәтләр бозда бәла-казага дучар булганнарны коткару буенча өйрәнүләр узды.

Аны мөмкин кадәр чынбарлыктагы күңелсез хәлгә якынайту өчен, автомобиль боз кичүенә чыкты һәм каршы хәрәкәт полосасына «очты».

Шофер һәм пассажир аңсыз халәтне имитацияләде. Биремнең төп максаты – мондый очракта гамәлләрнең бердәмлеген һәм махсус хезмәтләрнең оперативлыгын шомарту. Беренчеләрдән булып кичүдә кизү торучы эшли башлый. Ир ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 112 шалтырата. Берничә минуттан кичү янына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм табиблары җыела.

Коткаручылар машинаның ишекләрен ачып, машина йөртүчене һәм пассажирны чыгара. Аларны носилкаларда ярга китереп, медикларга тапшыра. Бөтен коткару операциясенә нибары берничә минут вакыт кирәк була. Шуннан соң гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре боз калынлыгын үлчи һәм аның 25 см тәшкил итүенә инанып, боз кичүен ачарга һәм автомобильләр йөртергә рөхсәт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев