Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әфлисунны бүләбез - без күбәү, ә ул берәү! (2нче кисәк)

Һәр компания йортларда яшәүчеләрне үзенә тарта, халык ике төрле идарәче компаниядән коммуналь хезмәтләргә түләргә икешәр квитанция ала. Нәтиҗәдә - дүртенче ай инде бу квитанцияләрне бер генә кеше дә түләми. Бурычлар үсә, табигый ки, пенялар да. Сорау бер генә - кемгә түләргә?

- Бүгенге көндә Осиноводагы «Салават күпере» торак комплексы территориясендә бердәнбер легитим компания - УК ЖКХ - «УК «Жилсервис» ширкәте, чөнки ул респуб­ликаның лицензияле идарә компанияләре реестрына кергән, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен халык белән килешүләр төзегән, ресурслар белән тәэмин итүче барлык оешмалар белән дә элемтәләре көйләнгән. «УК «Комсервис» ширкәтенә килгәндә исә, ТР ДТИ һәм ЯҮМР ЖКХ департаментыннан рәсми җавап алынган: бу оешма күрсәтелгән территориядә легитим түгел дип танылган, законлы эшчәнлек алып бару өчен югарыда күрсәтелгән документлары юк, - дип аңлатты Осиново авыл җирлеге башлыгы Татьяна Мельникова.
Аның сүзләрен ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов та раслады:
- ТР Дәүләт торак инспекциясе, коммуналь хезмәтләр өчен бәя куюны һәм лицензион контрольне дә кертеп, торак закончалыкларына ярашлы билгеләнгән таләпләрне күзәтү өчен республика дәүләт торак күзәтчелеге функцияләрен тормышка ашыручы Татарстан Республикасы дәүләт властеның вәкаләтле башкарма органы булып тора. Лицензия «УК «Жилсервис»ка бирелгән һәм ул «Салават күпере» комплексында күпкатлы йортлар белән идарә итә. Октябрьдә торак инспекция­сенә гамәлдә эшләүче идарә компаниясен «УК Комсервис» ширкәте алмаштыруы турында «Салават күпере» бистәсе йортлары милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсе керде. Күпсанлы хилафлыклар аркасында торак инспекциясе моны дөрес түгел дип тапты. Торак инспекциясенә параллель рәвештә «Салават күпере» бистәсендә яшәүчеләрдән үзләренең җыелышта катнашмаулары һәм беркетмәләрнең легитим булмавы турында гаризалар керә башлады. Бүгенге көнгә ике идарәче компания дә документларын судка тапшырган һәм ноктаны бары тик суд кына куярга тиеш!
Шунда зал икегә бүленде: уңдагылар җыелышта катнашулары һәм беркетмәләрнең законлы булуына шик булмаска тиешлеге турында кычкыра башлады, сулдагылар исә гомуми җыелыш турында хәтта белмәүләре турында әйтте.
Яшел Үзән прокуроры Владимир Циома, йорт милекчеләрен тагын бер тапкыр гомуми җыелыш җыеп, монда инде документларны рәсмиләштергәндә барлык законлы таләп­ләрне үтәргә чакырды:
- Чыннан да, хәл катлаулы. Тикшерүдән соң, ТР дәүләт торак инспекциясенең баш инспекторы Сергей Крайновның ноктаны бары тик суд кына куярга тиешлеге турында постулаты белән килешәбез. Әмма минем күзлектән караганда, бу килеп туган хәлдән чыгу юлы түгел. Процесс еллар дәвамына сузылырга мөмкин, ә бу сезнең квитанция­ләрегезгә нык «сугачак».
- Бу дөрес карар, - дип, прокурорның сүзен җөпләде ЯҮМР торак-коммуналь департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Без милекчеләрнең легитим җыелышын үткәрү өчен булышырга әзер.
Тавыш биргәндә ярдәм булыр, әлбәттә. Тагын шунысын да онытмаска кирәк: идарәче компания эшенең төп законлы критерийларының берсе - энергия ресурслары белән тәэмин итүче оешмалар белән килешү төзү. Ә аңа кул куелырмы, менә монысы зур сорау!
Дүрт сәгатькә сузылган җыен ахырында район башлыгы Александр Тыгин халык сорауларына җавап бирде.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев