Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионының ике аягын да кискәннәр

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, 45 яшьлек Роман Костомаровның ике аяк табанын да ампутацияләгәннәр.

Бу хакта ТАСС үз чыганагына таянып хәбәр итә.

Спортчы 10 гыйнварда реанимациягә эләккән. Анда аны медикаментлар белән комага җибәргәннәр һәм ЭКМО аппаратына (үпкә һәм йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә) тоташтырганнар. 24 гыйнварда Романны аппараттан алганнар. Әмма анда сепсис (бөтен организмга инфекция таралу) һәм кан әйләнеше системасында көйсезлекләр сакланып калган.

Хәзер спортчы егет – үз аңында, хәле әкренләп яхшыра. Ул табиблар карамагында калуын дәвам итә.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X