Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ФАПлар төзекләнә

Авыл җирендә фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) мөһим объектның берсе булып тора. Ул халыкка беренчел медицина ярдәмен дә күрсәтә, дәвалый да, кирәк булса, дару белән дә тәэмин итә. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Авылның үзенчәлекләре күп, шәһәрдән нык аерылып тора, йөгереп барырга дәваханәсе юк, табибы да. Фельдшерларга универсал булырга, киңәшен бирә һәм ярдәм күрсәтә белергә...


Авыл җирендә фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) мөһим объектның берсе булып тора. Ул халыкка беренчел медицина ярдәмен дә күрсәтә, дәвалый да, кирәк булса, дару белән дә тәэмин итә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Авылның үзенчәлекләре күп, шәһәрдән нык аерылып тора, йөгереп барырга дәваханәсе юк, табибы да. Фельдшерларга универсал булырга, киңәшен бирә һәм ярдәм күрсәтә белергә кирәк. Яшерен-батырын түгел хәзер авыллардагы ФАПлар урнашкан биналар искергән, тузган, совет заманыннан бирле рәтле-башлы ремонт күрмәгән. Яңа төзелешләр турында авыз да ачарлык түгел. Өстәвенә, оптимизация кебек яңа сүз кертелеп, акчага экономия ясыйбыз дип, авыл халкы карап торган ФАПларны берләштереп, хезмәткәрләрен кыскартып та бетерделәр. Әмма тормыш дәвам итә, авыл кешесе дә авырып тора, медицина ярдәменә мохтаҗлар саны кимү түгел артуга таба гына бара. Нәтиҗәдә ФАПларны торгызу мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. Менә шул сәбәпле Татарстан Республикасында халыкка беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән максатчан программа барлыкка килгән дә инде. Әлеге программа кысасында Яшел Үзән районындагы ФАПлар да читтә калмаячак. Яшел Үзән муниципаль район башлыгы бу уңайдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, «Татарстан Республикасы баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ белән капиталь ремонтны софинанслау буенча дүртьяклы өстәмә килешү дә төзегән.
Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, республика программасын гамәлгә ашыру кысасында Олы Карагуҗада модульле ФАП төзү буенча урын сайланган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен районның УКС, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, үзәк район дәвахәнәсе вәкилләре, Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы катнашында киңәшмә булып, ФАП төзү өчен авыл үзәгендә мәктәп янында урын сайланган. Хәзерге вакытта җир участогын сайлау акты республиканың Экология һәм җир ресурслары министрлыгына җибәрелгән. Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары чыкканнан соң, бу җир участогы үзәк район дәваханәсенә бушлай арендага биреләчәк.
13 ФАПта капиталь ремонт булачак: Бәчек, Түбән Урысбага, Күгеш, Күгәй, Кызыл Яр, Косякау, Рус Әҗәле, Акъегет, Сүнчәләй, Татар Танае, Тау Иле, Ремплер, Бишнә. Моның өчен республика бюджетыннан һәрберсенә 100әр мең сум акча бүлеп бирелә. Болар буенча документлар әзерләнеп, баш инвестицион-төзелеш идарәсенә бирелгән. Июньдә әлеге идарә кураторы Норлат зонасында булып, ремонт эшләренең күләмен карап чыккан. Хәзер инде шул документлар корректировкалана.
Югарыда әйтелгән программа кысасында Карамалы Тау амбулаториясенә капиталь ремонт ясау да күздә тотыла. Ремонт эшләре 1200 квадрат метр мәйданда булып, техник коммуникацияләр алмаштырылачак. Моның өчен 15 миллион сум бүлеп бирелә. Аның планы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына бирелеп, хәзер документлары әзерләнә.
Биш елга исәпләнгән республика программасы буенча Яшел Үзән муниципаль районында 7 модульле ФАП төзү планлаштырыла. Аларга яңа җиһазлар да куелырга тиеш. Планлаштырганнарны гамәлгә ашыру насыйп булса, авыл халкының да сыйфатлы медицина хезмәте алачагына ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев