Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эзләгәнгә эш табыла: бер эшсезгә – ике эш урыны

Яшел Үзәндә «Уңайлы тирәлек» федераль программа буенча Татарстан Республикасы Эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге министрлыгы аша физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бирелгән автотранспорт беренче маршрутына чыкты. Һәм бу вакыйга Яшел Үзәнгә ТР эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килгән көнгә туры килде.

- Без Сезгә чиксез рәхмәтле, - диде министр янына очрашуга килгән Яшел Үзән инвалидларның җәмәгать фонды директоры Валентина Сергеева. - Моңа кадәр махсус транспорт булмау зур кыен­лыклар тудыра иде. Ә хәзер алар дәваханәгә дә бара, төрле чараларда да катнаша алачак. Бүген автобус үзенең беренче рейсына чыгып, кыенлык белән хәрәкәтләнүчеләрнең иң якты бер көненә әйләнде.
- Без сезгә ярдәм итә алуыбызга шат, - диде Эльмира Зарипова. - Федераль программа буенча республикага нибары дүрт кенә автобус кайтарылган иде. Яшел Үзәннең үзенчәлеген исәпкә алып, сезнең районга да бирергә булдык. «Уңайлы тирәлек» программасы бит биналарга керү буенча уңайлык тудыру гына дигән сүз түгел.
Министр белән очрашуга реабилитацияләнгән гражданнар җәмгыятеннән дә вәкилләр килеп, кайбер ташламаларның юкка чыгарылуына ризасызлык белдерде. Мәсәлән, хәзер даруларны ташлама белән ала алмыйлар.
- Безнең район һәм шәһәрдә реабилитацияләнүчеләр саны 200гә җитә һәм аларның барысы да өлкән яшьтә, - дип сүз башлады алар. - Әмма даруларны ташлама белән ала алмыйбыз. Элек Казанга республиканың реабилитацияләнүчеләр җәмгыятенә дә еш чакыралар һәм очрашып тора идек, тик акча юклыкка сылтап, мондый элемтә бетерелде.
Эльмира Зарипова әлеге категория­дәге гражданнарга бирелүче даруларга кагылышлы ташламаларның бетерелмәвен белдерсә дә, әйтелгәннәрне ачыкларга, поликлиникалар белән элемтәгә керергә, алар белән аңлату эшләре алып барырга кушты.
Тагын бер кыз министрга үз эшен ачып җибәрергә булышуны сорап килгән. Ул хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә исәптә торса да, модалы киемнәр тегү һәм сату белән шөгыльләнергә тели. Министр аңа шәхси эш ачу өчен башта бизнес-план төзергә һәм аны экспертлар советына раслауга бирергә кирәклеген аңлатты. Әгәр дә бу шартлар үтәлсә, ярдәмгә исәп тотарга була.
Әлфия Зыякаева
Тулырак - газетаның 9нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев