Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эшемнән дә, тормышымнан да бик канәгатьмен, шөкер!»

Газетабызны укып баручылар «Майский»да эшләүче кызлар турындагы язмаларны хәтерлидер әле.

Менә районыбызның мактаулы теплицалар комбинатында яшелчәчелектә яратып хезмәт итүче чибәркәйләрнең тагын берсе белән таныштырырга булдык.


Наилә Тазюкова тумышы белән Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылыннан. Язмышның бормалы юллары аны Татарстанга 2014 елда, ире белән тормыш сукмаклары аерылгач алып килә. Ул вакытта әле яшүсмерлек чорына да кермәгән улы белән кызын мәктәпкә урнаштырырга, торыр урын табарга һәм тормыш алып барырлык хезмәт хакы түләнә торган эш табарга кирәк була. Наилә таба андый урынны – «Майский» теплицалар комбинатына яшелчәче-мастер итеп алалар үзен. Менә шул көннән бирле, тугыз ел дәвамында бер цехта хезмәт итә ул.


– Татарстанга килеп, «Майский»га урнашуыма шөкер итәм. Эшкә килгәч, иң беренче биредәге чис­талык, матурлык күзгә бәрелде һәм шунда ук, беренче көннән үк күңелемә ошады, – ди Наилә ханым. – Мин эшли торган цехта «ассорти» – кыяр, помидор, борыч, җиләк, бак­лажан – барысы да бар. Смена дәвамында, бала тәрбияләгән кебек, аларны карыйбыз. Бик яратам эшемне, шуңа күрә җиңелдер дә. Эшемнән дә, тормышымнан да бик канәгатьмен, Аллаһка шөкер! Биредә хезмәт һәм тормыш итәрлек барлык шартлар да булдырылган. Балаларым белән Осиновода «Майский» торак комплексында комбинат биргән фатирда яшибез. Ипотекага «Салават күпере»ннән ике бүлмәле фатир алдым, түләп барырга мөмкинлек бар. Теплицаларда җылы, +24 градус, уңайлы эш киемнәре белән тәэмин итәләр, смена ахырында душ керәбез. Санаторийларга путевкалар алырга була. Без җитәкчеләребезгә рәхмәтле. Саулыкларыбызны бирсен дә, дөньялар имин булсын иде, диеп теләргә кала.


Әлбәттә, бар яктан да ал да гөл генә берни дә була алмый. Теплицада эшләү дә җиңелләрдән түгел. Әмма хезмәтеңне тиешенчә бәяләгәндә күңел дә төшми, үз вазифаларыңны да җиренә җиткереп үтәргә тырышасың. Әңгәмәдәшем ике тапкыр еллык алдынгы –
передовик булган.
Мондый уңышка ике кулыңны алъяпкыч кесәсенә тыгып йөргәннән ирешеп булмый, иртәдән кичкә кадәр үсемлекләрне бар күңелеңне биреп тәрбияләсәң генә. Ничәшәр гектарга җәелгән теплицада никадәр яшелчә үстерелгәнен күз алдына да китерүе кыен. Һәр төпне берәмтекләп тикшереп, сулган, саргайган яфракларын аралап, һәрбер өлгергән яшелчәне вакытында өзеп тә өлгерергә кирәк бит әле. Мәсәлән, кыярның авырлыгы 280 граммга кадәр булырга тиеш, 300 грамм инде зур була. Бер көнгә 500дән алып 800 килограммга кадәр кыяр җыялар.

Бу –сменада эшләүче һәрбер хатын-кыз көненә 1700 – 2400 данә кыяр өзә дигән сүз. Шул рәвешле, биредә җиргә төртелгән орлыктан алып, өлгереп җиткән һәр яшелчә монда эшләүченең кул җылысы һәм тырыш хезмәте аша үткән.


Белгәнебезчә, «Майский» теплицалар комбинаты үзе җитештергән продукциясен республика гына түгел, илебез базарларына да тарата. Моның өчен биредә йөзләгән техникалы үз парклары бар, яшелчәләрне җыйган көнне үк тиешле урыннарга илтеп җиткерү проблема түгел. Оешмада кадрларның эш шартларын югары дәрәҗәдә булдыруга гына түгел, яшәешләрен уңай итүгә дә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда бишәр катлы дүрт торак йорт, балалар бакчасы, спорт комплексы, парк төзелгән. Хезмәткәрләре турында кайгырткан җитәкчеләрне дә хөрмәт итмәү мөмкин түгел. Эшең барлык яктан канәгатьләндергәч, кайбер оешмалардагы кебек, кадрлар агымы да юк, бер килеп урнашкан кеше, яхшы хезмәт хакына, оешма тәэмин иткән торагына шатланып, бер урында озак еллар эшләвен дәвам итә. Чөнки аны алыштыру ихтыяҗы юк. Һәм, Наилә ханым әйткәндәй, мондый эшкә ничек яратып йөрмисең дә, ничек күңел биреп эшләмисең?


Әңгәмәдәшемнең балалары инде буй җиткән, икесе дә студентлар. Улы Чабаксарда – агро-инженер, ә кызы фармацевт һөнәрен үзләштерә. Уңыш­лар юлдаш булсын һәм аларны аякка бастыру өчен бар тырышлыгын һәм мәхәббәтен биргән әниләренә киләчәктә терәк булсыннар. Наилә ханыма алдагы көннәрендә дә, бүгенгедәй тормышына, һәр көнгә шөкер итеп яшәргә язсын.
Табигатьтә яз... Шушы ел фасылы күңелләрне яшәртә, йөзгә елмаю элә. Ә «Майский» теплицалар комбинатында ел әйләнәсе яз. Бәлки шуңа күрә биредә эшләүче кызлар берсеннән-берсе мөлаем һәм сөйкемледер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец безнен сенелебез,молодец!!!