Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Егорның әтисен исәпкә куйганнар

Буранда табылган 9 яшьлек малайның эше буенча прокуратура һәм Татарстанның тикшерү комитеты тикшерү эшен дәвам итә. Шәһәрдән 30 чакрым ераклыкта, Албабада яшәгән, әбисенә дип чыгып киткән, адашкан малайны бәхеткә поезд машинисты күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Түбән Вязовые полиция хезмәткәрләре адашкан малайны табып, дәваханәгә илтәләр. Егорның әтисен тиешле тәрбия...

Буранда табылган 9 яшьлек малайның эше буенча прокуратура һәм Татарстанның тикшерү комитеты тикшерү эшен дәвам итә. Шәһәрдән 30 чакрым ераклыкта, Албабада яшәгән, әбисенә дип чыгып киткән, адашкан малайны бәхеткә поезд машинисты күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Түбән Вязовые полиция хезмәткәрләре адашкан малайны табып, дәваханәгә илтәләр.

Егорның әтисен тиешле тәрбия күрсәтмәгәне өчен профилактик исәпкә куялар. Әтисенең спиртлы эчемлекләрне яратуы билгеле. Шулай ук прокуратура Егор укыган мәктәпкә дә барырга җыена.

Әлегә малай республика балалар клиника дәваханәсендә дәвалана. Аның янәшәсендә әбисе дә бар. Дәваханәдән чыккач, малай кабат күңелсез хәлдә калырга мөмкин. Чөнки Егорның әтисен аталык хокукыннан мәхрүм итмәгәннәр, димәк, закон буенча ул әтисе белән яшәргә тиеш. Ә менә малайның аның белән яшисе килерме? Опека органнары аннан сорап тормаячак. Әгәр дә әти-әнисенең берсе үлгән (Егор белән дә нәкъ шулай), яки аерылышканнар икән, баланың фикерен 10 яшь тулгач кына сорый алалар. Ә Егорга 10 яшь сентябрь аенда гына тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев