Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәваханәләр шифаханәгә әйләнергә тиеш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына да бер ел вакыт калып килә. Санаулы гына калган сугыш ветераннарын кадерләп калырга ашыгырга кирәк. Республикада Җиңү бәйрәме алдыннан 2015 елның шул чорына кадәр исәпләнгән «Кадерле ветераныбыз» социаль-гуманитар проекты старт алды. Татарстанда бу көнгә 89 мең 531 ветеран исәпләнеп, шуларның нибары 5 меңе сугышта...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына да бер ел вакыт калып килә. Санаулы гына калган сугыш ветераннарын кадерләп калырга ашыгырга кирәк.
Республикада Җиңү бәйрәме алдыннан 2015 елның шул чорына кадәр исәпләнгән «Кадерле ветераныбыз» социаль-гуманитар проекты старт алды.
Татарстанда бу көнгә 89 мең 531 ветеран исәпләнеп, шуларның нибары 5 меңе сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды. Ә Яшел Үзәндә 271 ветеран бар, 190ы - сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы. Оештыручысы һәм партнерлары «Бердәм Россия» региональ партиясе һәм республика хәйриячелек советы булган бу акция этаплап алып барылачак. Төп игътибар сәламәтлек саклау өлкәсенә, аерым алганда, медицина учреждениеләрендәге сугыш ветераннары палаталарының торышын яхшыртуга юнәлтелә.
I этапка 2014 елның апрель-май кертелгән. Бу чорда республиканың бөтен районнарындагы ветераннар палаталарының торышы тикшерелеп, чаралар комплексы төзеләчәк. 9 майга кадәр исемлек әзер булырга тиеш инде. 2014 елның июнь-декабрендә бу мөһим проектның II этабы старт ала. Ягъни төзелгән исемлеккә һәм тикшерү нәтиҗәләренә карап, ветеран палаталары төзекләндереләчәк, аларда заманча җиһазлар куелачак, уңайлы шартлар булдырылачак. Бу эшкә, әлбәттә инде, хәйриячеләрне дә җәлеп итәргә туры киләчәк. Аны сәламәтлек саклау учреждениеләренә генә аударып калдыру урынлы булмаячак.
III этапка 2015 елның гыйнвар-мае кертелгән. Бу этапта палаталар гына түгел, ә дәваханәләр янындагы территорияләрне төзекләндерү күздә тотыла. Оештыручылар фикеренчә, ветеран өчен дәваханәләр хәзер шифаханәне алмаштырачак.
Ветераннар ята торган палаталарны тәртипкә салу өчен бик нык тырышырга туры киләчәк әле, рес­публикада алар начар хәлдә булмаса да.
Яшел Үзәндә эшләр башланган инде. Быел палаталарда косметик ремонт та ясалган. Шулар турындагы материалларны республика конкурсына да җибәрергә онытмаганнар. Әмма эшләнәсе эшләр җитәрлек, заманча җиһазландырырга, душ кабиналары куярга кирәк. Яшел Үзәндә 25 ветеранга исәпләнгән 6 палата булып, аларны проект таләпләре кысасында үзгәртеп кору шактый чыгымнар таләп ителү сәбәпле, хәйриячеләр булышлыгы кирәк булачак.
- Бу бик кирәкле, файдалы эш. Аның турында сөйләргә, уңай шартлар тудыру буенча күзәтчелектә ветераннар оешмаларын җәлеп итәргә кирәк. Ветераннар өчен аралашу мөһим, шуңа күрә яшьләр, «Яшь гвардиячеләр» оешмалары әгъзалары бу палаталарга даими барып, ветераннар белән очрашып торсыннар иде, - дип ассызыклый ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова. - «Бердәм Россия» партиясенең бу яңа проекты ветераннарыбызның күңелен дә, йөрәкләрен дә җылыта алсын иде. Һәр кеше аларга үз рәхмәтен әйтеп калырга ашыксын.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев