Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөреслекне табар өчен нишләргә

Бакырчы авылы күзгә карап матурлана, төзекләнә, бу турыда күп язылды. Халкы тырыш, булсын дип эшләүчеләр күп.

Әмма минем Бакырчыга караган тагын бер мәсьәләне күтәрәсем килә. Бу - Бакырчы авылында паспортларның тутырылышы. Татарча әйткәндә Бакыр­чы авылының исеме җайлы, матур, җыр сорап тора. Ә менә рус телендә язылышына ачыклык кертергә кирәк. Бу авылда кемдер «деревня Бакрче»да, ә кемдер «село Баркче»да яши. Менә Габдулла Бәхтиаровны гына алыйк. Паспортын 2001 елда алган. Аның яшәү буенча теркәлгән урыны - «село Бакрче, ул.Советская». Ә хатыны А.А.Бәхтиярова пас­порты буенча «деревня Бакрче, ул.Советская»­да гомер итә. Фамилияләре дөрес язылмавы билгеле алар теләге белән эшләнмәгән. Дөрес, фамилияләрдәге хаталарны ЗАГС аркылы хәл иткәннәр. Азмы-күпме акча түккәннәр, вакыт сарыф иткәннәр. Ә теркәлгән урын буенча проблема бүген дә хәл ителмәгән.
Бу проблема буенча тагын Сәлаховлар гаиләсен алыйк. Рәшит абый Сәлахов Бакырчы авылында вафат булган, үлү таныклыгында «с.Бакрче» дип язылган. Ә «Евроазиатский регистратор» оешмасының 2нче филиалыннан алынган белешмәдә «дер.Бакрче» дип язылган. Мәрхүм Рәшит абый белән бергә яшәп
5 бала үстергән Сания Сәлахова паспортында «деревня Бакрче» дип язып куелган. Югыйсә, бер йортта яшәгәннәр, өйләрен дә бергә салганнар. Хәзер йортны мирас итеп (наследство) эшләргә кирәк. Әмма нотариус эшне туктаткан. «Сезнең ирегез «село Бакрче»да яшәгән, ә Сез «деревня Бакрче»да яшисез! «Наследство аласыгыз килсә, авыл җирлегеннән барлык белешмәләрне дөрес итеп яздырып килегез», - дигән. 70тән арткан Сания апага нигә икән мондый михнәтләр?! Мондый мисаллар бик күп. Сания апаның улы һәм килене белән дә шундый ук хәл.
Авыл җирлеге секретареннан әлеге мәсьәләне ничек хәл итеп булу белән кызыксынасы иттем. Уңайсыз вакытка туры килдем. Акъегет авылы җирлеге секретаре билгеле бер вакытта гына кабул итә, анда да башта язылырга яки телефоннан шалтыратырга кирәк икән! Шулай да кыскача гына җавап бирде. Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты. Башлык урынында юк. Берничә көннән соң әлеге мәсьәлә турында телефоннан сөйләштем. «Бу проблема күптәнге. Судка бирегез, суд хәл итәр», - диде. Федераль миграция хезмәтенең Яшел Үзән идарәсендә исә әлеге мәсьәлә белән авыл җирлеге шөгыльләнергә тиешлеге турында белдерделәр. Суд та шулай диячәк. Билгеле, бу мәсьәләне хәл итәргә була. Ялганга барырга кирәк. Пас­портыңны югалтасың да яңасын ясатасың. Бу очракта дөрес итеп язып бирерләр. Паспорт алмаштыручыларга «село Бакрче» дип язып бирәләр бит. Шушы булдымы дөрес­лек? Дөреслекне табар өчен ялганга барырга кирәк икән.
Акъегет җирле үзидарә башлыгы белдерүенчә, бу проблема берничә елдан бирле килә. Ә чишелеш юк. Аны кем хәл итәргә тиеш?
Варис Әдиятуллин.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев