Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөньякүләм бәйгедә җиңү

Яшел Үзән студенты Тайвань халыкара яшь уйлап табучылар конкурсында алтын яулады.

Яшел Үзәндә туып үскән Бәхтияр Сәлахов А.Н.Туполев исемендәге КАИ Казан милли тикшеренү техник университетында укый һәм ул яшь уйлап табучыларның 18нче Халыкара international Exhibition for Young Inventors (IEYI-2022) конкурсында җиңүче булды.


Бәхтияр сугыш хәрәкәтләре, аварияләр, һәм башка кичектергесез эшләр урыннарында халыкны коткару өчен махсус җайланма уйлап тапкан. Җайланма күчмә контейнердан тора. Модуль трансформация һәм пациентны фиксацияләү оригиналь системасы белән җиһазландырылган. Берничә модульне берләштерү мобиль госпиталь төзергә мөмкинлек бирә. Әлеге система дымлылыкны, үтәли тишекләрне, түбән температураны, антисанитарияне юкка чыгара, шулай ук контейнерның янгын куркынычсызлыгын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X