Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дмитрий Песков ир-атларга повесткалар тапшыру турындагы хәбәрләргә ачыклык кертте

***

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков төбәкләрдә хәрби комиссариатларның ир-атларга повесткалар тапшыру турындагы хәбәрләрне аңлатып үткән. Аның белдерүенчә, гадәти эш бу. Кремльдә мобилизациянең яңа дулкыны турында сүз юк, дигән Песков. Бу хакта ТАСС яза.

“Әлеге мәсьәлә буенча бернинди дә фикер алышулар алып барылмый. Мәгълүматлар базасын яңартуга килгәндә, даими эш бу”, – дигән Кремль вәкиле.

Алдагы көнне Липецк өлкәсе хакимияте төбәктә яшәүче кайбер ир-атларның хәрби комиссариатлардан повесткалар алуы турында хәбәр иткән. Чиновниклар моны мәгълүматларны аныклау өчен генә кирәк булуын аңлаткан. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телеграмм-каналлар Россиянең башка төбәкләрендә дә повесткалар тарату турында хәбәр иткән.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев