Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дилә Нигъмәтуллина нинди диплом алган

Вокал һәм маркетинг белгечлекләре буенча ике югары белемгә ия булган Дилә Нигъмәтуллина янә диплом алган! Җырчы 4 ай дәвамында Наилә Хәбибуллинаның "Алып баручылар мәктәбе"ндә белем алган. Дилә белән шулай ук Алсу Фазлыева, Альбина Апанаева, Гөлназ Сираева һәм башка артистлар да укыган.

- Наилә Хәбибуллинада укып, үзем өчен бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алдым, тәҗрибә тупладым. Кайсы теманың аеруча истә калганын аерып әйтәсем килми, чөнки аның бөтен дәресләре дә мәгънәле булды. Миңа Наиләнең материалны үзенчәлекле итеп аңлатып бирүе ошады. Аның һәр дәресе театральләштерелгән кебек мавыктыргыч уза, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина.
Җырчы әлеге мәктәптән алган белемнәренә нигезләнеп, үзен оештыручы буларак сынарга теләвен белдерде. "Кеше белән аралашуның күп кенә серләренә төшендем. Алып баручылар өчен ике тапкыр event-кичке аш оештырганым бар. Аның берсе никахлар темасына багышланды. Ә аңа кадәр аны Алсу Фазлыева оештырган иде. Гадәттә, бу очрашуларга тәҗрибәле мәртәбәле алып баручыны чакырып, аның чыгышын тыңлыйбыз. Аннан соң үзара фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, уртак фикергә киләбез. Мондый һәм башка оештыру эшләрен белән алга таба да ныклап шөгыльләнәсем һәм киләчәктә үз командамны туплыйсым килә", - диде Дилә.
Эльвира Шакирова
Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев