Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Девизы: экологик чиста энергиягә күчү

Сыйфат өчен көрәшәбез

Ел саен март аенда дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгели һәм ул һәрвакыт билгеле бер девиз астында уза.

«Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында уза. Әлеге тема Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 9 июнендәге 1523-р карары белән расланган Россия Федерациясенең 2035 елга кадәр чорга билгеләнгән энергетика стратегиясенә туры килә. Аның буенча нәтиҗәлерәк, сыгылмалырак һәм тот­рыклырак энергетикага күчү буенча чаралар каралган.


Хәзерге шартларда энергетика дөньясы климатның һәм тәэмин ителеш үзгәрешләренә бик кискен җавап бирә, соңгы вакытта яшәү бәясенең җитди кризисы рациональ куллану турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки без, кулланучылар бу контекстта зур роль уйныйбыз (сәламәт туклану рационы, органик, экологик чиста продукция куллану, ТКХ өлкәсендә энергияне саклау).
Азык-төлек һәм энергиягә бәяләрнең бик тиз артуы бөтен дөньяда кулланучыларга тәэсир итә, нәтиҗәдә миллионлаган кеше ярлылык чигенә җиткерелә.
Кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү чаралары өч төп юнәлеш буенча чиста энергия­гә күчү проблемасы тирәсендә тупланган:
энергетик яктан чиста йортлар (җылыту, суыту, ризык әзерләү, суыткычлар, корылмаларның энергия нәтиҗәлелеге);
энергетик яктан чиста транспорт.

Әлеге тематика буенча сорауларга җавапны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты белгече Надеж­да Александровна бирә.

– Энергия нәтиҗәлелеге классын күрсәтергә кирәк булган товарлар исемлеге барлыгын ишеттем. Бу дөресме?

 

– Әйе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге 1222нче номерлы карарына кушымта белән әлеге товарларга билгеләнгән техник документациядә, аларны маркировкалауда, этикеткаларында энергетик нәтиҗәлелек классы турында мәгълүматны үз эченә алуны таләп итүче товар төрләре исемлеге расланган, аңа керә:
электр көнкүреш суыткычлары;
электр көнкүреш кер юу машиналары;
электр көнкүреш катнаш кер юу-киптерү машиналары;
электр көнкүреш кондиционерлары;
электр көнкүреш савыт-саба юу машиналары;
гомуми максатлы электр лампалары;
телевизорлар;
электр шкафлары;
кешеләрне йөртү өчен билгеләнгән лифтлар (җитештерү максатларында кулланылган лифтлардан тыш).
 

– Товарның энергия эффективлыгы классы нәрсә ул?

 

– «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2009 елның 23 ноябрендәге Федераль законның 2нче маддәсендәге 4, 5нче пунктларга ярашлы энергетика нәтиҗәлелеге классы – про­­дук­циянең энергетика нәтиҗәлелеген чагылдырган характерис­тикасы, ә энергетика нәтиҗәлелеге – энергетика ресурсларын кулланудан файдалы нәтиҗә алу максатында җитештерелгән энергетика ресурслары чыгымнарына нисбәтен чагылдыра (продукциягә, технологик процесска, юридик затка, шәхси эшмәкәргә карата).
 

– Безнең ишегалдында берничә күп фатирлы йорт бар. Кичә мин яшәгән йортта «С» хәрефе, ә күрше йортта «D» хәрефе куелган алтакта күрдем. Бу хәрефләр нәрсә аңлата?

– Бу күп фатирлы йортның энергия эффективлыгы классын күрсәтә. РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 27 сентяб­рендәге «Күп фатирлы йортларның энергетик нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләрен һәм таләпләрен раслау турында»гы карарына ярашлы рәвештә күп фатирлы йортның энергетик нәтиҗәлелеге классы түбәндәге таб­лицада шкала буенча латин хәрефләре белән билгеләнә:

Энергетик нәтиҗәлелек классын билгеләү Энергетик нәтиҗәлелек классы исеме
А++ югарының югарысы
А+ иң югары
А бик югары
В югары
С күтәренке
D нормаль
E төшенке
F түбән
G бик түбән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X