Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасында Украинадагы махсус хәрби операциянең статусын үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет, АКШ һәм Германиянең Украинага танклар бирү карары белән бәйле рәвештә, Россиянең Украинадагы махсус операциясе статусын үзгәртергә тәкъдим итте.

Бу хакта russian.rt.com сайты яза. 

Депутат сүзләренчә, НАТО, Украина халкын сугыш тегермәненә ыргытып, «Украина буенча ставкаларны күтәрә» дип белдерде.

«Безнең ил каршында торган яңа таләпләрне исәпкә алып, Украинадагы махсус хәрби операциянең статусын үзгәртү мәсьәләсен карарга кирәк, дип саныйм. Бу вакыйгалар гадәти хәрби конфликт кысаларыннан чыкты инде», – диде Михаил Шеремет.

Депутат сүзләренчә, хәрби операциянең статусын үзгәртү Россия икътисадын «хәрби рельсларга» күчерергә һәм күбрәк ресурслар мобилизацияләргә ярдәм итәр иде.

Шул ук вакытта, Михаил Шеремет хәрби операцияне нинди статуска үзгәртергә кирәклегенә ачыклык кертмәгән.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X