Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дамир Шакиров Яшел Үзәннең баш архитекторы итеп билгеләнде

Элегрәк ул Итальян архитекторы Элио Фиорини командасында эшләгән.

Бүген атналык киңәшмә барышында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев шәһәрнең яңа баш архитекторы, Яшел Үзәндә туган Дамир Шакиров белән таныштырды.

2021-2022 елларда Шакиров Зеленодольск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында Итальян архитекторы Элио Фиорини командасында эшли, бергәләп Яшел Үзәнне үстерү буенча берничә проект эшләнә.

Дамир Шакиров 2016 елда Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. 2017-2021 елларда Кытай Халык Республикасының Үзәк Көньяк университетында укый. Инглиз һәм кытай телләрен белә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев