Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чыбык чакта бөгелмәгән,таяк булгач бөгелмәс

Хезмәт һәрвакыт кеше тормышының һәм мәдәниятенең нигезе булды. (Антон Макаренко)

Узган гасырның туксанынчы елларына кадәр, чит ил җилләре безнең якларга яхшы ук исә башлаганчы, дө­рес тә куелган булган илебездә тәрбия-укыту эш­ләре, ә! Соңгы утыз ел дәвамында әкренләп көнкүрешебезгә кереп урнашкан һәм хәзер норма саналган бик күп нәрсәләр ул вакытларда тәрбиясезлек, наданлык, намуссызлык буларак кабул ителер иде.

 

 Хезмәт белән тәрбияләүнең иң кулай һәм үтемле ысул булганлыгын соңгы елларда бик сагынып искә алабыз да, әмма терсәк ерак шул. Үзләре дә яртылаш теге көнбатыш җилләре йогынтысында үскән әти-әниләреннән туган көннән үк әмирикәнски тәрбия алган бүгенге буынны хәзер тиз генә тәртә арасына кертермен димә инде. Бөтенләй дә мөмкин эшме икән әле бу – вәт мәсьәлә!

 
Сәвит вакыты мәктәпләрендә белем алган һәм аны комсомол булып тәмамлаган соңгы буын пенсия яшенә җитеп килә һәм алар өчен ул еллар иң кызыклы, иң күңелле, иң якты хатирәләр булып саклана. Эшләп үскән буын. Мәктәпнең ничә гектарлы бакчасын биология, хезмәт дәресләрендә көрәк белән казыган, түтәлләр ясап, яшелчәсен утырткан, якындагы сазлыкка әйләнә язган елгадан чиләк белән ташып шуларга су сипкән, җәй буе чүбен утаган, өлгергәч, җыеп алган буын. Башлангыч сыйныфтан ук колхоз эшләрендә катнашкан, бәрәңгесен-чөгендерен-суганын алган (сентябрь-октябрь айларында укыган юк иде инде – рәхәтләнеп эшли идек), кыр­лардан ташларны җыйган, фермада сыерлар юган, андагы биналарны агарткан, урманнан яшел азык җыйган һ.б., һ.б. эшләрне башкаруның балалык хокукын бозу булып саналуын уена да кертеп карамаган буын. 

Ә инде үзең укыган кабинетны җыештыру, идәнен һәм тактасын юу турында монда әйтеп тә тору урынсыз. Аның башкача була алуын, кемнеңдер синең арттан җыештырырга тиешлеген кем белгән! Мәктәпкә барып парталар юып йөргән әти-әниләрне дә хәтерләмим мин. Беренче сыйныфтан ук үзебез юа идек. Һәм ун ел дәвамында шул рәвешле укып һәм эшләп бер җиребез дә кителмәгән! Олыны – олылый, кечене – кече итә белгән, ярдәмчел, намуслы һәм эш мәле белгән, беркайда һәм беркайчан югалып калмаслык чын кешеләр тәрбияләнгән. Ә хәзергеләрне карагыз инде! Ходаем, еламыйча ашый да белмиләр бит, йә, кая анда ни дә булса эшләү!

 
Балаларын эшләтүгә теше-тырнагы белән каршы әти-әниләр үзләрен ни көтәчәген аңлыйлармы икән? Тормышка яраклашмаган, ата- анасыннан әзергә-бәзер яшәргә, чәйнәп каптырганны йотарга һәм таләп итәргә генә өйрәнгән ул-кызларының олы тормыш юлында алардан башка югалып калачакларын уйлыйлармы икән? «Сюсю-мусю» гына үстергән балалар картлык көннәрендә ата-анасына терәк һәм ышаныч та, рәхмәтле дә булмый, чөнки алар алырга гына өйрәнгән, бирергә түгел – моңа дәлил хәзерге вакытта адым саен, тирә-юнегезгә күз салыгыз: күпме карт һәм карчыклар юньсез ул-кызларыннан зарланып, күз яше түгеп, кадерсез булып яши. Бүгенге чорның «яжмать»лары, үзегезнең киләчәгегезне уйлагыз, ни күрсәтәчәк сезгә бөтен капризын үтәп, «юк», «ярамый» дигән төшенчәләрне аңлатмыйча, барлык эштән читтә тотып үстергән эгоист балаларыгыз?
 

Өйдә тыңлата, әз булса да үзегезгә булышырга күндерә алмыйсыз икән, мәктәптәге тәрбия чараларына аяк чалмагыз! Юсыннар класс идәннәрен, парталарын, такталарын – укалары коелмас!


Мәгариф һәм фән министрлыгында кабат, теге, дөрес замандагы кебек, сыйныфта дежур торуны, ягъни, кабинетларны укучылардан җыештыртуны кертү турында тәкъдим итттеләр. Шулай ук, мәктәп яны участокларында эшләүне кайтару турында да сүз бара.

«Бу хезмәтләр балаларның гомерләренә һәм сәламәтлекләренә зыян китерми, ә укучыларда 11 ел буе белем алган үз мәктәпләренә карата сакчыллык һәм җаваплылык тәрбияли», дигән ачыш ясаганнар югарыда.
 

Әллә бүген дөньяга күзлә­рен ачканнар шунда! Уянганнар! Хәзер моны тормышка ашыру өчен башта ата-аналарның, аннары укучыларның фикер сөрешен үзгәртү өстендә эшләргә, гомумән, көнбатыш йогынтысын башларыннан чыгарырга кирәк булачак. Авыллар белән әле җиңелрәк, анда яшәүчеләр бүген дә хезмәттән ерак китмәгән, ә менә шәһәр мәктәпләре алдында авыр бурыч тора. Буш вакытлары булдымы, гаджетлардан гайре әйбер тотарга өйрәнмәгән кулларга чүпрәк һәм швабра, чиләк һәм көрәк тоттырасы, ай-һай, җиңелләрдән булмас... 

 

Телләре дә озын бит әле аларның, синең бер сүзеңә унны таба... Бу дөрес юнәлештә Аллаһ ярдәм бирсен!

 
Зәйнәб Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев