Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чучка сыман, тирә-юнебезне үзебез үк ямьсезләмик

Яшел Үзән шәһәренең Столичная урамының 2нче йортында яшәүчеләр инде менә икече төнен куркып, тәрәзәдән күзне алмый үткәрә.

Ни өченме?
Чөнки биредә бер тәүлек эчендә генә дә ике янгын очрагы булды.

Чүп өеменә игътибар итегез әле, ярар әле контейнерлардагысын көн саен түгеп торалар, ә менә көнкүреш җиһазларын чыгарып атучыларга ни диясе? Биредә чүп түгү хезмәтен генә яманлап булмый. Өеңә ремонт ясап, кирәксез җиһазларны подъезд төбенә чыгарып кую, дөрес түгелдер мөгаен. Бу хәл инде ике атна чамасы күзәтелә һәм менә аннан котылу чарасын да тапканнар. Яндырасың да, эше бетте. Ә куркынычсызлык кагыйдәләрен, биредә яшәүчеләрне уйлап тору юк. Әле ярый янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә.

‼Шулай булмый бит инде, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев