Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чишмәсез авыл авылмыни?!

23нче балалар бакчасында Чишмә бәйрәме узды. Бу бәйрәмне үткәрүнең максаты - әби-бабаларыбыздан калган байлыкны таркатмыйча, суын саектырмыйча яшьләр кулына тапшыру, чиста су чыганагы булган чишмәләрне гомер буена карап тору кирәклеген балаларга сеңдерү. Чишмәсез авыл авылмыни ул?! Безнең балалар авылга әби-бабалары янына кайтып йөриләр, чишмәләрне рәсемнән генә түгел, ә күреп беләләр....

23нче балалар бакчасында Чишмә бәйрәме узды.
Бу бәйрәмне үткәрүнең максаты - әби-бабаларыбыздан калган байлыкны таркатмыйча, суын саектырмыйча яшьләр кулына тапшыру, чиста су чыганагы булган чишмәләрне гомер буена карап тору кирәклеген балаларга сеңдерү. Чишмәсез авыл авылмыни ул?!
Безнең балалар авылга әби-бабалары янына кайтып йөриләр, чишмәләрне рәсемнән генә түгел, ә күреп беләләр. Хәзер күп җирдә чишмәләр төзекләндерелә: яңа улаклар, эскәмияләр ясап куялар, искиткеч матур беседкалар ясыйлар. Су алырга килгәч, ял итеп утырырга да, суга карап сокланыр­га да, чишмәнең челтерәп аккан тавышын тыңларга була.
Чишмә элек-электән изге җир булып саналган: кешеләр аның суын эчкән, улакта кер чайкаган, атын сугарган. Җир астыннан бәреп чыккан чыганак ниндидер сихри көчкә ия сыман. Су кешене тынычландыра, уйландыра, моңландыра. Чишмә суыннан кайнаган чәйләрне эчүе үзе генә дә ни тора! Әйе, чишмә суы краннан аккан хлорлы су түгел шул, ул саф, чиста, юшкынсыз, үтә күренмәле.
Бәйрәмгә бакчабызда тәрбия­ләнеп киткән, хәзер мәктәптә укучы балалар, хәтта студентлар да килде. Алар, җырлап-биеп, кунакларның күңелләрен күтәрделәр.
Олы Ачасырда чишмәләргә яңа сулыш өрүче, ел саен Чишмә бәйрәмен уздырырга ярдәм итүче эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин безгә дә күп итеп күчтәнәч җибәргән. Аңа эшендә уңышлар телибез һәм зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәртәбәле кунакларыбыз арасында, әлбәттә, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да бар иде.
Без балаларны әби-бабалардан калган мирасны - чишмәләрне сакларга, суны исраф итмәскә өйрәтәбез. Алар чишмәнең муллык, байлык билгесе, сәламәтлек, мирас, авылның яме икәнен яхшы беләләр, шуңа да без шушы балалардан Әнвәр Миңнуллин, Габделхәмит хәзрәт кебек танылган кешеләр чыгуга шигебез юк. Без чишмәләр илендә яшибез, чишмәне барыбыз да ярата. Чишмәләребезнең суы саекмасын, кояш көлеп торсын, сәламәтлек белән гомер кичерик. Беребез дә чишмәләребездән аерылмасак иде.
Лилия Гарипова,
«Алтын башак» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев