Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чабышкы атыдай 2014 ел да узып китте

2014 елга нәтиҗә

Декабрь

  • ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөя кала-утравында булып китте.
  • Икмәккә, гомумән бөтен нәрсәгә - азык-төлеккә, көнкүреш техникага бәяләр арта башлады.
  • Серго исемендәге завод ике зур датаны - заводка нигез салынуның 116 һәм беренче суыткыч эшләп чыгаруның 55 еллыгын бәйрәм итте.
  • А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводының кою цехында ике тигельле яңа индукция миче эшли башлады.

Гыйнвар

  • 1 гыйнвардан хезмәт хакының минималь күләме 5 554 сумга күтәрелде. Ана капиталы 429 408 мең сумны тәшкил итте. Бензин, тәмәке, спиртлы продукция акцизларының хаклары артты. Аңа карап кына машинада йөрүчеләр, тәмәке тартучылар һәм спиртлы эчемлекләр эчүчеләр кимемәде.
  • «Родина» мәдәният сараенда ремонттан соң китапханә ачылды.
  • Көннәр шактый ук суык, утыздан төшкән урыннар да булган.

Февраль

  • 1 февральдән пенсия 6,5 процентка артты.
  • Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулды. Шушы истәлек­ле датага багышлап, «Хәтер маршы»узды.
  • Сочида кышкы олимпиада башланды.
  • Мирныйда Боз сарае янәшәсендә төзелгән «Метеор» бассейны ачылды.
  • Сочида узган кышкы олимпия уеннарында якташыбыз чаңгычы Анастасия Доценко бишенче килеп, ярымфиналдан төшеп калды.
  • Мирный бистәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 9 катлы йорт сафка басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев