Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чахотка белән ир-атлар күбрәк авырый

Яшел Үзәндә 2022 елда – 64, быел ике айда 4 яңа очрак теркәлгән

Табиб кисәтә!
Үпкә туберкулезын элек чахотка («чахнуть» сүзеннән) дип атаганнар. Аны һәркем йоктыра ала. Авыруны дәваларга була, әмма иң мөһиме, вакытында табибларга мөрәҗәгать итү һәм аның алга таба үсешен булдырмау. Дәваланмасаң, авыру көчәя һәм үлем белән тәмамлана. Халык профилактикалауга һәм даими медицина тикшерүләренә игътибар итсен өчен, мәгълүматлылык максатыннан Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне оештырыла. Быел ул 24 мартта булды.

Әлеге бик мәкерле авыру турында без «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемио­логия үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының кулланучылар хокукларын яклау һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге мәсьәләләре буенча консультация пункты гомуми гигиена табибы Надежда Александрович бе­лән сөйләштек.
 

Бөтендөнья сәламәтлек сак­лау оешмасы тарафыннан туберкулезга каршы көрәш көне 1982 елда булдырыла, ә 1921 елда беренче тапкыр БЦЖ прививкасы белән яңа туган бала вакцинацияләнә. Туберкулезны диаг­ностикалау һәм дәвалауда зур казанышларга ирешүгә карамастан, ул иртә диагностика, җитди һәм озак дәвалауны таләп итүче куркыныч авыруларның берсе булып кала.
Туберкулез микобактерияләр (Кох таякчыгы) китереп чыгарган йогышлы авыру. Еш кына сулыш органнары, шулай ук периферик лимфа төеннәре, тире, күзләр, сөякләр һәм буыннар зарарлана.
Инфекция китереп чыгаручы микобактерияләр әйләнә-тирә мохит факторларына бик чыдам. Коры хәлдә туберкулезны китереп чыгаручылар 3 елга кадәр үз тормыш эшчәнлеген саклый, җылытканда 800Стан югарырак температураны кичерә ала. Инфекциянең чыганагы булып туберкулезның актив формасы белән авыручы кешеләр һәм хайваннар (мөгезле эре терлек, кәҗә, этләр) тора.

 

Эпидемиологик яктан иң куркынычы – бактерияләр бүлеп чыгаручы үпкә туберкулезы һәм үпкәләрдә деструктив процесслар булу. Авыру һава-тамчы, шулай ук һава-тузан, контакт, алиментар, вертикаль трансплацентар юл белән йогарга мөмкин.
 

– Надежда Александровна, туберкулез белән безнең районда хәлләр ничек тора?

– Яшел Үзәндә 2022 елда туберкулезның 64 яңа очрагы теркәлде, шул исәптән 17 яшькә кадәрге 1 бала. 2023 елның 2 аенда – 4 яңа очрак. Сулыш органнары туберкулезы 100% тәшкил итә: ир-атлар – 56%, хатын-кызлар – 44%.
Нигездә 30 яшьтән өлкәнрәкләр өстенлек итә, эшсезләр – 72%. Туберкулез белән авыручыларның барысы да исәпкә алынырга һәм махсус стационарга мәҗбүри рәвештә госпитализация­ләнергә тиеш.
Яшел Үзән филиалы эпидемиологлары тарафыннан эпидемиягә каршы һәм профилактик чаралар үткәрелә: авыру очракларын теркәү һәм исәпкә алу, туберкулезның өй очракларын тикшерү, дезинфекция үткәрү.


– Туберкулезны ачык­лау буенча медицина тикшерүләре нинди тәртиптә уздырылырга тиеш?

– РФ Сәламәтлек сак­лау министрлыгының 2017 елның 21 мартындагы 124н номерлы боерыгына ярашлы рәвештә профилактик медицина тикшерүләренең тәртибе расланган:
олылар .

– 100 мең кеше яшәгән Россия Федерациясе субъектында туберкулез белән авыруның гомуми күрсәткече 40тан күбрәк булганда – елга 1 тапкыр;
– 100 мең кеше яшәгән Россия Федерациясе субъектында туберкулез белән авыруның гомуми күрсәткече 40тан кимрәк булганда – ике елга 1 тапкыр;
– балалар – елга
1 тапкыр;
– бала тудыру йортлары хезмәткәрләре, ВИЧ-инфекцияле затлар, туберкулездан савыгу сәбәпле махсуслаштырылган туберкулезга каршы медицина оешмаларында диспансер күзәтүеннән алынучылар, сак астында тоту урыннарыннан азат ителүчеләр, мигрантлар, качаклар һәм башкалар – елына 2 тапкыр.
Яшел Үзән филиалының эпидемиология бүлеге мәгълүматлары буенча 2022 елда Яшел Үзән районы территория­сендә туберкулез белән авыруның гомуми күрсәткече 46,9 тәшкил иткән, шуңа күрә бездә туберкулезга профилактик медицина тикшерүләре елга 1 тапкыр уздырыла.
– Профилактика чаралары нинди?
– Балаларны БЦЖ белән вакцинацияләү. Аны бала тудыру йортында 3-7 көнлек вакытта ясыйлар. Ревакцинация 6-7 яшьтә үткәрелә. Вакцинация булмау авыру йоктыру куркынычын арттыра. Туберкулезның үпкә формаларын профилактикалау –
ел саен медицина һәм флюорография (рентгенологик) тикшерүе, аны 15 яшьтән

елына 1 яки 2 елга 1 тапкыр үткәрер­гә кирәк. «Риск» төркемнәренә керүчеләр ел саен флюорография уза.
Иртә ачыклау өчен 18 яшькә кадәрге балаларга ел саен иммунодиагнос­тика (Манту пробасы, Диаскинтест) үткәрелергә тиеш.
Кисәтү максатыннан зарарлы гадәтләрне булдырмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланыр­га, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, үз сәламәтлегеңне күзәтергә, табибларга даими һәм вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X