Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм программасы

Яңа ел бәйрәме быел күңелле чараларга бик бай булачак. Район мәгариф бүлеге программасына күз салсаң, исең-акылың китәрлек. Күңелле очрашулар, чаралар шуның кадәр күп. Аеруча район мәдәният йортларының тырышканлыгы күренә. Алия ГАЯЗОВА Тамашалар 29 декабрьдә үк авылларда башлана. Бу көнне Норлат, Мамадыш-Әкил, Күгеш, Каратмән, Олы Яке, Олы Шырдан авылларында төрле чаралар...

Яңа ел бәйрәме быел күңелле чараларга бик бай булачак. Район мәгариф бүлеге программасына күз салсаң, исең-акылың китәрлек. Күңелле очрашулар, чаралар шуның кадәр күп. Аеруча район мәдәният йортларының тырышканлыгы күренә.

Алия ГАЯЗОВА

Тамашалар 29 декабрьдә үк авылларда башлана. Бу көнне Норлат, Мамадыш-Әкил, Күгеш, Каратмән, Олы Яке, Олы Шырдан авылларында төрле чаралар узачак. 30 декабрьдә Мулла Иле, Норлат, Карагуҗа, Акъегет, Олы Ачасыр һәм башка бик күп авылларда бал-маскарад, концерт, күңел ачу чаралары гөрлиячәк. 31 декабрь кичендә һәр авыл мәдәният йорты бәйрәм рухына, шау-шуына күмеләчәк.

Авыллар гына түгел, бу бәйрәмдә шәһәр дә кимен куймас, мөгаен. Быел Яңа ел кичендә бәйрәм чаралары ике урында - «Авангард» стадионында һәм Мирныйдагы 9нчы лицей янындагы чыр­шы тирәсендә булачак. Мирныйда бәйрәм тамашасы 18 сәгать 30 минутта башланып, 21 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Ә тамашаның иң кызыгы «Авангард» стадионында булачак. Биредә 20 метр биеклектәге чыршы бизәлде, тау һәм башка әллә ниләр ясалды. Шәһәр һәм районыбызның сәнгать осталары искиткеч программа әзерләде. Төп чыршы янында бәйрәм кичке алтыда башланып китә. Экранда Яңа ел телевизион программасы трансляцияләнә. Җидедә яңа ел концерты башлана. «В лесу родилась елочка» җырының 110 еллыгына багышланган эстрада тамашасы булыр дип көтелә һәм кичке сәгать 10да - район башлыгы Александр Тыгинның бәйрәм котлавы. Инде төнге 12 туларга 10 минутта ТР һәм РФ Президентлары котлавын күрергә мөмкин булачак.

Менә шулай, күңелсезләнеп, өйдә утырырга вакыт булмас. Бәйрәм тамашалары гыйнвар каникулында да дәвам итә.

Спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен аерым программа төзелгән. Ял көннәрендә диванда кырын ятып, телевизор карарга гына димәгән бит. Мәсәлән, 6 гыйнварда күгәйлеләрнең 11 сәгатьтә чаңгыда урманга барырга исәпләре. Норлатлылар исә «Кар атышы» уенына 8 гыйнварда көндезге икедә җыела.

Кадерле укучыларыбыз, киләчәк бәйрәмнәр белән барчагызны да! Якыннарыгыз белән шатланып, түгәрәк мул табын артында яңа Кәҗә елын каршы алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев