Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бушлай белдерүләр сайтында мошенниклар яшел үзәнлеләрне алдаган

26 яшьлек хатын-кыз банк картасыннан 9200 сум күләмендә акча урлау турында хәбәр иткән.

Ул балалар коляскасы сатуы турында бушлай белдерүләр сайтына мәгълүмат урнаштырган.

Берникадәр вакыттан соң аңа мессенджер аша товар сатып алырга теләгән ир-ат язган. Язышу барышында теге ир, акча күчерү өчен бу кызга сылтама буенча үтәргә һәм банк картасының реквизитларын күрсәтергә кирәклеген аңлаткан һәм зыян күрүче шулай эшләгән дә. Шуннан соң кыз счеттан акча алынганын ачыклаган. Алдаганнарын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

33 яшьлек Яшел Үзән егете дә шундый ук хәйлә капкынына эләккән. Әмма квадрокоптер урынына компьютердан энергия блогы алган. Аңа 59000 сумлык зыян китерелгән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: мондый җинаятьләрдән үзеңне саклар өчен, алдан түләүгә һәм товарны тикшермичә сатып алуга риза булмаска кирәк. Сезгә җибәрелгән билгесез сылтамалар буенча кермәгез.

Бернинди шартларда да банк карталарына һәм счетларыгызга керә торган код һәм парольләрне, карта артындагы һәм телефонга килгән смс-хәбәрләрдә күрсәтелгән серле саннарны әйтмәгез.
 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев