Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычлыларны ачыклау рейды

Егерме машина йөртүченең унысы штрафын түләмәгән булган.

-6 февральдә шәһәрнең Столичная урамында ЮХИДИ һәм суд приставлары инспекторларының зур төркеме "Юл приставы" программасы кысасында рейд уздырды, - дип сөйли безгә ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Бурычлыларны шушы юл белән ачыклау үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. Бу комплекслы чара автомобильчеләр арасында административ штрафларын, алиментлар, коммуналь түләүләрен, транспорт салымын түләмәүчеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

Рейд барышында инспекторлар 2 сәгать эчендә 20 транспорт чарасын туктатып, ЮХИДИ штрафлары буенча ун бурычлыны ачыклаган. Алар әлеге "көтелмәгән очрашу"дан соң бурычларын тулы күләмдә түләгән .

-Түләнмәгән очракта суд приставы бурычлының мөлкәтенә арест салырга мөмкин, - дип аңлата бу уңайдан Юлия Леонтьева.- Мәсәлән, "Лада Калина" автомобилен йөртүченең автомобиленә арпест салынды. "Юл приставы" системасы хокук бозучының банкка һәм салым хезмәтенә бурычы барлыгы ачыкланды. Икенче бурычлының да банкка булган бурычы аркасында телефонына арест салынды. Өстәвенә, 50 мең сум акчасы да алынды. Болардан тыш, гражданнар белән аңлату эшләре дә алып барылды.

Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы кысасында административ штрафлар түләнмәсә, штраф күләме икеләтә арта, яисә 15 тәүлеккә административ арест салына яисә 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелә. Яшел Үзәндә юл хәрәкәтләрендә хокук бозган өчен 532 кешенең 10 мең сумнан артык, 15 кешенеә 50 мең сумнан артык бурычы бар. Бер "рекордсмен"ның штраф суммасы хәтта 300 мең сумга җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X