Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычлары аркасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның Сhevrolet Trailblazer маркалы машинасын тартып алганнар

Бу хакта «Телеграм» каналларга сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Җырчы автомобиленнән ярты миллион сум бурычы һәм күпсанлы штрафлары булу сәбәпле колак каккан. 

Артист Башкорт драма театрында эшләвен дәвам итә. Ул айга 50 мең сум хезмәт хакы ала, аларның бер өлеше, суд карары буенча, бурычларын ябар өчен күчерелә, диелә хәбәрдә. 

Җырчы моннан 5 ел элек 600 мең сумга якын кредит алган булган. Кредитын вакытында түләмәгәнгә, җырчының машинасына арест салганнар. 

Сhevrolet Trailblazer автомобиленең өр-яңасы, комплектациясенә карап, 2,3-2,7 миллион сум.

Суд приставлары сайтыннан чыгып караганда, артистка суд приставларыннан дәгъва 2022 елның сентябрендә килгән. Шул вакытннан соң җырчы юлдагы камераларга эләгеп салган штрафларны да түләми башлаган. Суд приставлары сайтыннан караганда, артист бер дә сак йөрми - әйтик ул январь аенда гына да атна саен диярлек штрафка юлыккан һәм аларны түләмәгән. Аның түләнмәгән барлыгы 53 штрафы җыелган, түләнмәгән штрафларның гомуми суммасы 32 мең сум. 

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Фото:"Татар-информ" архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X