Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурыч үтәүнең бер көне икегә тора

– Махсус хәрби операция барган территория­дә хезмәт итүчеләргә нинди өстәмә социаль гарантия­ләр каралган?

Җавапны Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Рөстәм Әсәдуллин бирә:
– «Россия Федерация­се Милли гвардиясе гас­кәрләрендә хәрби хезмәт узучы хезмәткәрләргә һәм махсус полиция исемнәре булган затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль гарантияләр турында»гы Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 декабрендәге Указы белән Россия Федерация­се Милли гвардиясе гас­кәрләрендә хәрби хезмәт узучы һәм полициянең махсус исеме булган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль гарантия­ләр билгеләнгән.

Әйтик:
1) хәрби хезмәткәрләр һәм полициянең махсус исемнәре булган затлар махсус хәрби операция узган территориядә бурычларын үтәгәндә үлгән очракта, аларның гаилә әгъзаларына тигез өлеш­ләрдә 5 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү бирелергә тиеш; шул ук вакытта гаилә әгъзалары булмаган очракта мондый түләү туганнарына тигез өлешләрдә бирү каралган;
2) яраланган, җәрәхәтләнгән яки контузия алган очракта, зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 3 миллион сум тәшкил итә.
Моннан тыш, ташламалы шартларда пенсия билгеләү өчен:
 бурыч үтәүнең бер көне ике көн итеп;
 гарипләнгән очракта (яраланган, җәрәхәтләнгән, контузия алган) медицина оешмаларында өзлексез дәвалануның бер ае ике ай буларак исәп­ләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев