Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булмый, дип кул селтәүчеләргә карап тормадык

Авылыбыз зиратын әйләндереп алган коймалар череп авып бетте. Башта Ихсан Гыймадиев белән Искәндәр Садыйковлар төзәткәләп торсалар да, икенче ягыннан баганалар ава торды. Авылдашларыбыз бу хәлгә борчылса да, батыраеп беркем дә коймаларны яңабаштан төзәтү эшенә алынмады. Авылыбызга килен булып төшкән ике яшь кешенең - Зөлфия Гыймадиева Бузай авылыннан, Рушания Зәйнуллина Буа...

Авылыбыз зиратын әйләндереп алган коймалар череп авып бетте. Башта Ихсан Гыймадиев белән Искәндәр Садыйковлар төзәткәләп торсалар да, икенче ягыннан баганалар ава торды. Авылдашларыбыз бу хәлгә борчылса да, батыраеп беркем дә коймаларны яңабаштан төзәтү эшенә алынмады.
Авылыбызга килен булып төшкән ике яшь кешенең - Зөлфия Гыймадиева Бузай авылыннан, Рушания Зәйнуллина Буа районы Суыксу авылыннан - зират тирәләренең ямьсез булып торуларына борчылулары мине тетрәндерде. Авыл халкы белән җыелышып, киңәшеп, киртәне яңадан тотарга дигән фикергә килдек. Авылыбызның һәр кешесеннән, читтә яшәүче балаларыннан да меңәр сум акча җыйдык. Авыл җирлеге Советы исә, бюджетта бу эшкә акча каралмаган дип, бер тиен дә бирмәде.
Көтелмәгән авырлыклар да килеп чыкты. Берәүләр бу акча шунда яткан мәрхүмнәребезгә сәдака, дога булып ирешсен дигән теләк белән йөрсәләр, кайберәүләр башка фикердә булып чыкты.
Акча җыю белән генә эш бетми бит әле. Материалын табарга, кайтартырга, эшләтергә кирәк дигәндәй.
Авырлыкларны җиңә-җиңә эш акрынлык белән барса да, авыл халкы арасындагы таркаулык, бердәмсезлек аркасында бу эш ике елга сузылды.
Зиратны төзекләндерүдә актив эшләүчеләрне әйтәсе килә. Ихсан Гыймадиев 80 яшендә булса да, үзенең тракторы белән авылдан зиратка кирәк әйберләрне ташып торды. Читтә яшәүче балалары да ял саен кайтып эшләде. Садыйков гаиләсен дә аерып күрсәтәсе килә. Асия әбиең 82 яшендә булса да, койма җепсәләрен кайрысыннан чистартты, рәшәткәләрне ташып торды. Волжск шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз Фарук Мөхәммәтшин, Шамил Мотыйгуллинны да аерым күрсәтәсебез килә. Фарук үз исәбеннән капка ясатып алып кайтып, абыйсы Ризван, энесе Фәһим белән урынына утыртып киттеләр. Ул тагын баганалар, җепсәләр алып кайтты. Аларны авылдашлар, туганнары белән урынына урнаштырдылар.
Шамил Волжск шәһәренең бер мәхәлләсендә имам хезмәтендә булса, вакыт табып, авылга кайтып, эшне барлык әрвахларга догадан башлады. Аның моңлы итеп укылган догалары барыбызның күңелләрен тетрәндерде. Эшләгәнен күреп тә хәйран калдым. Шулкадәр булдырасы килеп, җиренә җиткереп эшләде. Акчаны да башкаларга караганда өч тапкыр күбрәк кертте. Бузай авылында, Мулла Иле авылында яшәүчеләр арасында да ярдәм итүчеләр булды.
Авылыбыз кечкенә, яшьләр аз. Шулай булса да зират коймаларын төзәтү кебек изге эшне, булмый дип кул селтәүчеләр булса да, башкарып чыктык, шөкер.
Фәридә Сафина, Нәзирә Сафина,
эшне башлап һәм оештырып йөрүчеләр.
Кече Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев