Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзән районы һәм шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе үтте

Көн тәртибендә бюджет, яшьләр сәясәтен үстерү, юллар төзү һәм ремонтлау, индустриаль парклар булдыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев бүләкләү тантанасын уздырды.

Озак еллар намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары үсешенә керткән өлеше өчен "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Владмирович Старостин бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының Социаль икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел "медале белән "Таганрог фәнни - тикшеренү элемтә институты" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марченко Игорь Александрович бүләкләнде.

Намуслы хезмәте, югары күрсәткечләре һәм эшендә нәтиҗәлелеге өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән "Сетевая компания" - "Идел буе электр челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының технологик тоташтыру буенча директор урынбасары - Илназ Илфат улы бүләкләнде.

Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
Зеленодольск районы агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте өчен :
-Абдуллин Айрат Тәлгать улы - "Ак Барс "Кошчылык комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы директоры;

Озак еллар намуслы хезмәте һәм югары профессиональлеге өчен:
-Богданов Роман Вячеславович - "Бастион" махсуслаштырылган төзүче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры;

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен:
- "Яшел Үзән медицина училищесы"дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре бүлеге мөдире Галкина Любовь Леонидовна;

-"Яшел Үзән медицина училищесы"дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Милицина Наталья Витальевна;

Яшел Үзән муниципаль районы тормышында актив катнашканы өчен:
Яшел Үзән муниципаль районы Советы Аппаратының Кадрлар сәясәте бүлеге баш белгече - Муллина Татьяна Александровна;

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм хезмәт вазыйфаларын сыйфатлы башкаруы өчен :
Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге әйдәп баручы белгече Петрович Мәдинә Мансур кызы;

Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Яшел Үзән районы тормышында актив катнашканы өчен:
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Советы Аппаратының протокол бүлеге башлыгы Низамов Дамир Гайсә улы;

Тыгыз хезмәттәшлек һәм нәтиҗәле эше, Яшел Үзән районының социаль-икътисади сәясәтен формалаштыруга һәм тормышка ашыруга зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Шаһимарданов Айдар Равил улы;

Яшел Үзән районы мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә керткән шәхси өлеше өчен:
-Кондратьева Наталья Николаевна - Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының 13нче "Гусельки" балалар бакчасы мөдире;
-Степанова Наталья Михайловна, Зеленодольск районы 42нче “Аленький цветочек” балалар бакчасы мөдире;


Яшел Үзән районы мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән 20нче "Елочка" балалар бакчасы мөдире Тутаева Наталья Евгеньевна бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев