Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген 19 май - Татарстан Республикасында Матбугат көне

Димәк, “Яшел Үзән” редакциясе коллективының һәм күп санлы коллегаларыбызның һөнәри бәйрәме.

Бүгенге көндә интернет нык үсеш алса да, басма матбугатның халыкка кирәк булуы аеруча куанычлы. Без, район журналистлары, Яшел Үзәннең барлык вакыйгаларын яктыртып барырга тырышабыз, ә штаттан тыш хәбәрчеләребез, якын дусларыбыз, киләчәктә дә безнең белән тыгыз элемтәдә торырлар дип ышанабыз. 

Һәм барчасына да ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз. Шулай ук лаеклы ялда булучы хезмәттәшләребезне, матбугат ветераннарын, “Яшел Үзән”дә хезмәт юлын башлап, республикабызның төрле урыннарында каләм тибрәтүче коллегаларыбызны Матбугат көне белән котлыйбыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! 

Иң зур рәхмәтләребез – тугры укучыларыбызга! Без бары тик Сезнең белән генә көчле, кадерлеләребез! 
Йә, бәйрәм белән безне! ❤️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев