Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген 16 мәктәпнең 8 нче «А» сыйныф укучылары патриотик тәрбия бирү чарасы белән 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасында кунакта булдылар

Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль кичә барлык балаларның, тәрбиячеләрнең күңеленә үтеп кереп, сугыш елларының ачы мизгелләрен күз алдыннан уздырган кебек булды.

Җитәкчеләре Садриева Динә Сөләймановна, Бикмухаметова Сумая Гумаровна укучыларга гына түгел, ә менә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга да патриотик тәрбия дәресләре биргән кебек булдылар.
 

⚡⚡-Без мәктәпләр белән ел буе тыгыз элемтәдә эшлибез. Чөнки безнең балалар киләчәктә әлеге мәктәпләрнең укучылары. Шуңа күрә дә, патриотик тәрбия бирү - иң беренче чиратта безнең зур бурычыбыз. Балаларга кечкенәдән үк, Туган як, Туган ил төшенчәләрен аңлатып, төп бурычларны төшендереп үстерсәк, безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булачак, һичшиксез, - дип сөйли балалар бакчасы җитәкчесе Рәзинә Гибадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Бүген 16 мәктәпнең 8 нче «А» сыйныф укучылары патриотик тәрбия бирү чарасы белән 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасында  кунакта булдылар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев