Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу авыруны тулысынча дәвалый торган даруны әле уйлап тапмаганнар

Дөньяда 38 миллион ВИЧлы кеше яши.

Яшел Үзәндә бу авыру 2000нче еллардан бирле теркәлә башлаган һәм шушы вакыт эчендә 100 авыру үлгән. Дөрес, шуларның 4се генә СПИДтан вафат булган, калганнары - төрлесе төрле авырудан.
ВИЧлы авыруларның күпчелеге ир-ат өлешенә тия.
Соңгы елларда ВИЧлы кешеләр арасында гаиләсе, яхшы эше, байлыгы булган, ягъни матур киләчәк тормышка лаек гомер уртасындагы кешеләр өстенлек итә. Авыру кешеләрнең 56 проценты аны җенси тотнаксызлык аркасында йоктырган.
ВИЧ-инфекция башта үзен бер дә сиздерми. Кеше еллар буе берни сизмичә, җенси партнеры белән (аны да зарарлап) яши ала. Бу авыруны тулысынча дәвалап була торган даруны галимнәр әле уйлап тапмаган. СПИД симптомнары барлыкка килүне озаккарак суза торган вируска каршы дәвалау ысуллары гына бар. ВИЧлы кешеләргә озак һәм сәламәт яшәргә мөмкинлек биргән дарулар да бар барын. Әмма үзеңнең ВИЧ статусыңны ачыклап, үз вакытында дәвалана башлау бик мөһим. Хәзер бездә бу авырудан 113 кеше дәвалана, 2015 елда 12 кеше беренче тапкыр дәвалана башлаган. 2015 елда ВИЧлы аналардан 7 бала туган.
Авыручыларның 76 проценты 30дан алып 49 яшькәчә булган эшкә сәләтле кешеләр һәм алар Яшел Үзән предприятиеләрендә эшли.
- Бүген безнең төп бурыч - ВИЧлы кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, аларга карата бернинди дискриминация булырга тиеш түгел. Эшкә урнашканда яки эшләп йөрүчеләр скринингка дучар ителергә - ВИЧка тикшеренергә тиеш түгел. Хезмәткәрнең шәхси тормышына, ул исәптән ВИЧ булу-булмауга без тык­шына алмыйбыз, барысы да конфиденциаль булырга тиеш, - ди районның баш табибы Илгиз Һидиятов.
Илгиз Ренатович ВИЧ-инфекциядән саклануның иң гади һәм нәтиҗәле ысуллары түбәндәгеләр дип саный:
- Наркотиклар кулланудан катгый тыелу;
- җенси мөнәсәбәткә кергәндә саклану чаралары куллану;
- бары тик лицензиясе булган медицина учреждениеләренә, стоматология клиникаларына һәм матурлык салоннарына гына йөрү.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X