Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья сыйфат көне

13 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнә. Ул ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә уздырыла. Аның максаты - продукция һәм халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру. Быел Яшел Үзәндә чаралар планы төзелгән инде. Аны Татарстан алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре контрольдә тотачак. Ул 12 ноябрьдә башлана. Бу көнне берничә кибеттә Яшел Үзән...

13 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнә. Ул ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә уздырыла. Аның максаты - продукция һәм халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру.
Быел Яшел Үзәндә чаралар планы төзелгән инде. Аны Татарстан алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре контрольдә тотачак. Ул 12 ноябрьдә башлана. Бу көнне берничә кибеттә Яшел Үзән икмәк комбинаты продукциясенә дегустация ясала.
14 ноябрьдә Васильевоның икмәк комбинаты шәһәр базарында үз продукциясен халыкка тәкъдим итәчәк.
14 ноябрьдә шәһәр базарының беренче катында алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Ә 11 ноябрьдә "Җиһазлар йорты" кибетендә шушы ук хезмәткәрләр 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итәчәк.
13 ноябрьдә алкоголь инспекциясендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр "Кайнар линия" эшли. Телефоны: 4-58-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X