Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Богаченко үзе генә качмаган

Полиция акча урлап качкан инкассаторны эзләвен дәвам итә.

Эчке эшләр министрлыгы инкассатор Игорь Богаченко белән бергә 28 яшьлек Илья Кострубинны да эзләүгә бирде. Хокук сакчылары фаразы буенча, Илья Кострубинның да әлеге җинаятькә катышы булырга тиеш. Илья Кострубин - шәһәрдә танылу алган фотограф һәм музыкант.


Исегезгә төшерәбез Илья Кострубин "Непримиримый враг" рэп-группасында чыгыш ясаган. Хокук сакчылары, Богаченко һәм Кострубинның коралланган булу ихтималын хәбәр итә. Аларның кайдалы хакында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләр "02" һәм "052" (аноним) яки 8(843) 291-40-39 факс, 291-40-42 (Министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе) телефоннарына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев