Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бисмилләһир-рахманир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Яшел Үзән районы мөселманнары мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән, сезне, көтеп алынган күркәм бәйрәмебез – Ураза гаете белән ихластан тәбрик итәм!
Динебезне олылаган һәм ай дәвамында уразасын тоткан, мәчетләргә тәравих намазларына йөргән һәм ифтарлар уздырган яшел үзәнлеләргә рәхмәтемне белдерәм. Шушы изге бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршы алыйк.
Рамазанда кылган догалар, биргән сәдакалар һәм теләгән теләкләр хакына ил-көннәребез имин булсын. Бөек Раббыбыз күңелләрне иман нуры белән нурландырсын!
Ураза гаете – мәрхәмәтлелек, толерантлык һәм бердәмлек билгесе. Бу көннәрдә һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар, татулык, муллык һәм һәр кешегә саулык-сәламәтлек телим! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Тормышыбыз изге эшләр һәм гамәлләр белән сугарылсын!
Олуг бәйрәмебез мөбарәк булсын! Амин.
 

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин,
Яшел Үзән муниципаль районы
имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев