Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген эштән бер сәгатькә иртәрәк кайтабыз

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алда торган бәйрәмгә бәйле рәвештә ял көннәре турында аңлатма бирә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак, дип хәбәр итә идарә тармагының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, шимбә көнге ял дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 2016 елда 5 көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр өчен 21, 22, 23 февраль көннәре ял көннәре булачак.

Бүген, 20 февраль - бер сәгатькә кыскартылган эш көне.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев