Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең Һөнәри бәйрәме!

Капитан Сибгатуллин үз участогында иң кирәкле кеше. Эчке эшләр бүлеге участок уполномоченныеның эше катлаулы һәм күпкырлы. Җинаятьләрне ачудан тыш, ул халык арасында профилактика эше дә алып барырга, үз участогындагы вакыйгаларны, бер сүз белән әйткәндә, халыкның һәр сулышын белеп торырга, шул ук вакытта рухы белән сынмаска, бәлаләрне читләтеп узмаска тиеш. Кыскасы,...

Капитан Сибгатуллин үз участогында иң кирәкле кеше.
Эчке эшләр бүлеге участок уполномоченныеның эше катлаулы һәм күпкырлы. Җинаятьләрне ачудан тыш, ул халык арасында профилактика эше дә алып барырга, үз участогындагы вакыйгаларны, бер сүз белән әйткәндә, халыкның һәр сулышын белеп торырга, шул ук вакытта рухы белән сынмаска, бәлаләрне читләтеп узмаска тиеш. Кыскасы, аерым алган территория­дә ул иң кирәкле кеше. Нинди бәла чыкса да, участковый шунда. Ул көнен дә эштә, төнен дә.
Участковыйларга шәхси сектор, бакчачылык җәмгыятьләре аеруча мәшәкать тудыра. Ризван Сибгатуллин бүлеккә Казан социаль-юридик академия­сен тәмамлап, авылдашы Рәфис Галиев чакыруы буенча килгән. Башта бергә, бер группада эшләгәннәр. Рәфис, остаз буларак аны бу эш серләренә өйрәткән. Бер елдан, 2009да аны Валерий Корюкин группасына күчерәләр. Хәзер алар группада өчәү эшли: өлкән участковый Фәнис Мусин, Ризван Сибгатуллин һәм стажер Сергей Иванов. Участогы гади түгел: Гәр бакча җәмгыятьләре, Осипенко, Зеленая, Гоголь, Засорин урамнары. Әйткәнебезчә, бакчалар һәм шәхси сектор участковыйлардан аерым игътибар таләп итә. Аларда, мәсәлән, җинаятьләр ешрак кылына, бигрәк тә яз көннәрендә. Полиция капитаны Ризван Сибгатуллин карамагында «Тандер» ЯАҖ складлары да бар. Кыскасы, эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел.
- Минем участокта шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр дә, шартлы рәвештә вакытыннан алда хөкем ителгән урыннардан чыгарылганнар да, хөкем ителгән урыннардан срогын тутырып кайтучылар да шактый, - дип сөйли үзе Ризван Сибгатуллин. - Алар полиция участогына килеп теркәлергә, төнге вакытта өйдә булырга тиешләр. Хөкемдә булып кайтучылар арасында пычак белән «уйнаучылар» күп була. Менә шундый бер гаилә бар: әниләре урын өстендә инсульт белән ята хәзер. Ике улы бер-берсен күрә алмыйлар, хөкемдә булып кайткан абыйсы энесенә берничә тапкыр пычак кадады. Күзәтү астында торучылар (надзорниклар, условниклар, һәм башкалар) җинаять кылса, безнең үзебезне дә дисциплинар яктан җавапка тарталар. Шуңа күрә безгә андый контингент белән даими агарту эшләре алып барырга кирәк.
Полиция хезмәткәре үзе бөтен яктан да алда булырга тиеш: физик яктан да, белем ягыннан да. Шуңа күрә алар даими рәвештә шөгыльләнеп нормалар тапшырып торалар, зачетлар, тестлар да бирәләр. Әлбәттә инде, сәламәтлекләре ягыннан да тикшерү көчле.
Ризван Сибгатуллин тумышы белән Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылыннан. Авылда әнисе үзе генә яши. Шуңа күрә авылга еш кайтып, әнисенә булышып тора. Хатыны Гүзәл белән бер кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Кызлары Ләйлә быел 1нче сыйныфка укырга кергән. Кечесе - уллары Риназга әле 2 генә яшь. Быел, социаль ипотекага ике бүлмәле фатир алу бәхетенә ирешкәннәр. Татарстан Президенты үзе килеп ачкычын тапшырган бу йортта фатир алучыларга.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
(Материалның тулы вариантын газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев