Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең «Яшь йөрәкләр» җәмгыяте Балалар Анжела Вавилова исеменәге хосписына сәяхәт ясадылар

- Якташыбыз, Хисамова (Шаһидуллина) Галия Сәлимовнаҗитәкчелеге астында булган бик уңайлы, якты йортка барып кайттык, - дип сөйли җәмгыятьнең җитәкчесе Ләлә Хаҗипова.

- Авыру балалар һәм аларның ата-аналары белән һәркем эшли алмыйшул. Күңел җылысы, игелеге, юмартлыгы белән тулган кешеләр генә эшли ала. Безгә очраган һәркемнең йөзендә елмаю, ниндидер яктылык бар.

 
Иркен җәйге бакчада якташларыбызны әниләр һәм егетләр каршы алды.

 
⚡⚡- Без үзебез белән бер кочак кош теле, Наилә Мифтиханова үзе ясаган чәкчәк, умартадан бал алып кайттык. Кисү такталарын бизәү буенча мастер-класс өчен җиһазлар алып килдек. Әниләр һәм кайбер балалар матур такталар ясадылар. Башкарылган эшләр һәркемгә бик ошады.


"Яшь йөрәкләр" берлеге кызлары татар һәм рус җырларын башкарды, әниләр җырлады, балалар биеде. Бик күңелле булды. Галия Сәлим кызы экскурсия үткәрде, хоспис традицияләре белән таныштырды.

 
Хосписта Галәм стенды бар, андагы йолдызлар бу дөньядан киткән балалар исемнәре белән бәйләнгән. Ел саен бакыйлыкка күчкән балаларның ата-аналарын җыялар, бу кечкенә фәрештәләрне искә алалар, агачлар утырталар.
Хоспис эшчәнлеге дәүләт, меценатлар, иганәчеләр ярдәмендә эшли. Авыру балаларга ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә теләүче барлык игелекле кешеләр Анжела Вавилова исемендәге хоспис-фонд счетына акча күчерә алалар.

 
🙏🙏Хоспис хезмәткәрләренә әлеге үзенчәлекле балаларга ярдәм итүләре, кайгыртулары һәм игътибарлары өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


"Яшь йөрәкләр" җәмгыяте Балалар Анжела Вавилова исеменәге хосписына сәяхәт ясадылар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/FnsPPAs_9Pg