Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без саткан сөт арзанрак

- Ни өчен социаль яктан мөһим булган азык- төлеккә, мәсәлән, сөт, икмәккә бәя арта. Безнең сыерлар шулай ук доллар курсы артуга бәйлеме әллә? Газета укучы.

- Доллар һәм еврога карата сумның бәясе төшү сәбәпле, төп кирәкле әйбер сөт һәм сөт ризыклары салына торган савытларга һәм запчастьларга сизелерлек бәя артты, 20-80%ка. Әлеге артуга тотылган акчаны элеккеге хәленә кайтару өчен әзер сөт ризыкларын 20-25%ка арттыру кирәк иде. Без бәя артуның шул дәрәҗәгә җитүеннән аеруча социаль яктан якланмаган, пенсия яшендәгеләр, күп балалы гаиләләр һәм башкалар зыян күрүен дә яхшы аңлыйбыз. Шуңа да 15 гыйнвардан сөт продукциясенә бәяне 5-10%ка гына арттырырга мәҗбүр булдык, бу җитештерүдә киткән чыгымнарның өчтән бер өлешен генә каплый. Әгәр дә без җитештергән продукция белән кибет киштәләрендә куелган конкурентлар бәясен чагыштырсак, безнеке якынча 3-10%ка арзанрак.

Артур Егоров,

«Яшел Үзән сөт комбинаты»

ААҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев