Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«...Без биш кыз, бер малай дәү әниебез һәм әти-әни белән яшәдек

Сугыш башлануы турында хәбәр иткәндә миңа сигез яшь иде.

Шул көннән авылдан ирләрне һәм атларны алып китә башладылар. Безнең әти дә 1942 елда фронтка китте. Авылда хатын-кызлар, ирләрдән үсмерләр һәм картлар гына калды. Безнең гаиләдә бөтен эш әни белән дәү әни җилкәсенә төште, без апа белән хәлдән килгән кадәр булыштык. Кечкенә булсак та, әнигә ничек авыр икәнен аңлый идек, чөнки ул әтине озатканда корсаклы иде. Тагын бер кечкенә сеңлебез туды. Ул вакытта бала таптым дип, өйдә утыру юк, әни эштә, баланы без карыйбыз. Имәсе килеп елый башлый, мин аны чүпрәккә төрәм дә, кырга йөгерәм, әни янына.

Безнең дә һаман ашыйсы килүебезне, һәрвакыт ач булуыбызны гомер онытмам. Икмәкне әз бирәләр, анысы да эшләүчегә генә. Бакчада үстерелгән яшелчәләрне дә төяп чыгып китәләр иде. Ялгышмасам инде хәзер, һәр йорттан елына 11әр килограмм май, 45 килограмм ит, никадәрледер йомырка тапшыра иделәр. Үзебезгә бик әз кала яки бөтенләй калмый да, ә гаилә зур бит, тамаклар күп. Җәй көне җиләк ашап бераз тамак ялгый идек. Нинди үлән эчне җибәрми, шуны ашадык инде ул чакта. Ашыйсы килү бик зәһәр нәрсә ул, балчык ашар дәрәҗәгә җитәрсең.


Сыерыбыз, берничә сарык, тавыкларыбыз бар, шулай да ачлы-туклы яшибез, аларга да ашатырга әзерләргә кирәк. Урманга барып ачыклыкларда үлән чабабыз, аннары апа, мин, дәү әни тәртәгә төяп алып кайтабыз. Җәе буе шулай.


Авылга «похоронка»лар килеп торды. Ирсез калган хатыннарның, әтисез калган малай-кызларның елауларын күреп, без дә кушылып елый идек. Мондый кайгы безне читләп узды. 1944 елда әтиебез яраланып кайтты һәм башка фронтка алмадылар.
45нче елның май аенда әти кантурдан чыкты да, сугыш беткән, без җиңдек, диде. Бу шатлыклы хәбәр авылга бик тиз таралды. Бөтен кеше кочаклаша, елаша,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев